Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Заинская средняя общеобразовательная школа №7 с углубленным изучением отдельных предметов» Заинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423520, РТ, г. Заинск, ул. Ленина, д. 25а |
Телефон: | +7(855)-587-55-47 |
E-Mail: | S7.Zai@tatar.ru, sh7770@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "ЗСОШ №7 с углубленным изучением отдельных предметов" |
Руководитель: | Биканов Игорь Александрович |
Год основания учреждения: | 2010 |
У нас учатся: | 820 учеников |
У нас учат: | 48 учителей |
новости
14 февраля — день рождения татарского просветителя, языковеда, писателя, историка, этнографа Каюма Насыри
Опубликовано: 14.02.202514 нче февраль көнне татар халкының күренекле галиме, этнограф, тарихчы, фольклорчы, язучы, укытучы, мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула. Галимнең телебезне, әдәбиятыбызны өйрәнүгә керткән хезмәтләре — халкыбыз өчен зур мирас. Аның күптармаклы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге халыкка хезмәт итү рухы белән сугарылган. Ул татар халкын үз традицион мәдәнияте нигезендә заман югарылыгына күтәрү юнәлешендә эш алып бара. Беренче булып татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзи. Русча-татарча, татарча-русча сүзлекләр, дөрес һәм матур язу кагыйдәләрен аңлаткан беренче кулланманы төзеп бастыра. Галим математика, география һәм табигать фәннәре буенча киң массага аңлаешлы терминнар булдыру өстендә дә эшли. .
Мәктәбебездә галимнең күпкырлы иҗатына багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде, әдәбият дәресләрендә укучылар белән әхлакый сыйфатлар, әдәплелек кагыйдәләре турында әңгәмәләр, Каюм Насыйри музеена виртуаль экскурсияләр оештырылды. Укучылар К.Насыйриның ярты гасырдан артык фәнни, әдәби һәм педагогик эшчәнлеге дәверендә матур әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география һәм бүтән фәнни юнәлешләр буенча хезмәтләре турында белделәр, аның күпкырлы эшчәнлегенә соклану белдерделәр.
К списку новостей