• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Заинская средняя общеобразовательная школа №7 с углубленным изучением отдельных предметов» Заинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, РТ, г. Заинск, ул. Ленина, д. 25а
Телефон: +7(855)-587-55-47
E-Mail: S7.Zai@tatar.ru, sh7770@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "ЗСОШ №7 с углубленным изучением отдельных предметов"
Руководитель: Биканов Игорь Александрович
Год основания учреждения: 2010
У нас учатся: 816 учеников
У нас учат: 50 учителей

новости

Татарча диктант

Опубликовано: 13.10.2023

     Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә агымдагы елның 13-15 октябрь көннәрендә татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү «Татарча диктант» акциясе узачак. Бүген, 13 нче октябрь көнне, Зәй шәһәре «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем мәктәбе»ндә   «Татарча диктант акциясе узды.  «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)» дәүләт программаларын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Акция – ел саен уздырыла һәм теләге булган һәр кеше катнаша ала торган белем тикшерү акциясе.

          Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Халыкара берлеге Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан (Идел буе) Федераль Университетның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Яңа Гасыр (ТНВ) телерадиокомпаниясе.

         Акциянең максаты – җәмәгатьчелектә татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру, татар әдәби теленең орфографик һәм пунктуацион нормаларын белү дәрәҗәсен, язуда еш күзәтелә торган хаталарны билгеләү, дөрес язу кагыйдәләре онытыла баруга, график грамоталылык кимүгә халыкның игътибарын юнәлтү, мөстәкыйль рәвештә татар телен өйрәнүгә этәргеч  бирү.

         Безнең укучыларыбыз, укытучыларыбыз, ата-аналар да бу акциягә бик теләп кушылды. Быел диктант язучыларга Рөстәм Галиуллинның  «Васыять» романыннан  «Таҗеддин Ялчыгол» әсәреннән  алынган өзек (264 сүздән торган текст)  тәкъдим ителде. Татарча диктантны  бер аудиториядә ата-аналар,  калган  аудиторияләрдә укучылар яздылар. 



К списку новостей