• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Заинская средняя общеобразовательная школа №7 с углубленным изучением отдельных предметов» Заинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, РТ, г. Заинск, ул. Ленина, д. 25а
Телефон: +7(855)-587-55-47
E-Mail: S7.Zai@tatar.ru, sh7770@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "ЗСОШ №7 с углубленным изучением отдельных предметов"
Руководитель: Биканов Игорь Александрович
Год основания учреждения: 2010
У нас учатся: 816 учеников
У нас учат: 50 учителей

новости

Татарча диктант

Опубликовано: 25.11.2022

  Бүген, 25 нче ноябрь көнне, Зәй шәһәренең «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем мәктәбе»ндә   «Татарча диктант»  Дөньякүләм белем тикшерү акциясе узды.  «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)» дәүләт программаларын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Акция – ел саен уздырыла һәм теләге булган һәр кеше катнаша ала торган белем тикшерү акциясе.

        Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Казан (Идел буе) Федераль Университетның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Яңа Гасыр (ТНВ) телерадиокомпаниясе.

       Акциянең максаты – җәмәгатьчелектә татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру, татар әдәби теленең орфографик һәм пунктуацион нормаларын белү дәрәҗәсен, язуда еш күзәтелә торган хаталарны билгеләү, дөрес язу кагыйдәләре онытыла баруга, график грамоталылык кимүгә халыкның игътибарын юнәлтү, мөстәкыйль рәвештә татар телен өйрәнүгә этәргеч  бирү.

      Безнең татар теле һәм әдәбияты  укытучылары, уртанчы, югары сыйныф   укучылары  бу акциягә бик теләп кушылдылар. Быел диктант язучыларга   Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» әсәреннән алынган искиткеч матур 195 сүздән торган текст тәкъдим ителде. Татарча диктантны  алты аудиториядә яздылар.    



К списку новостей