• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Заинская средняя общеобразовательная школа №7 с углубленным изучением отдельных предметов» Заинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, РТ, г. Заинск, ул. Ленина, д. 25а
Телефон: +7(855)-587-55-47
E-Mail: S7.Zai@tatar.ru, sh7770@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "ЗСОШ №7 с углубленным изучением отдельных предметов"
Руководитель: Биканов Игорь Александрович
Год основания учреждения: 2010
У нас учатся: 816 учеников
У нас учат: 50 учителей

новости

VII республиканская научно-практическая конференция имени Тажетдина Ялчыгола

Опубликовано: 17.11.2022

 16 нчы ноябрь көнне, Зәй шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем мәктәбендә  Таҗетдин Ялчыгол исемендәге VII  республикакүләм   укучылар һәм укытучыларның фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциягә мәртәбәле кунаклар- Зәй  муниципаль районының  Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Вәлиәхмәтова Миләүшә Камил кызы, мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты  Харисова  Халидә Шакир  кызы, Таҗетдин Ялчыгол дәвамчылары Талипова Алсу Исмәгыйль  кызы, Хафизова Лилия  Исмәгыйль  кызы, Җиһаншина Рәзилә Госман кызы, җирле  язучыбыз  Әгъзамова Фәния Хәйдәр кызы килде. Конференция татар әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы - Миңнегулов Хатыйп Йосыф  улының видео-мәрәҗәгате белән  башланып китте. Миңнегулов Хатыйп Йосыф улы Зәй төбәге өчен аеруча якын, кадерле, татар дөнъясын аң-белемле, мәгърифәтле итәргә тырышкан Таҗетдин Ялчыгол турында сөйләде.

Туган телне саклау, милли мәгарифне үстерү чарасы буларак  конференциянең мөһимлеген ассызыклап үтте, кунакларга, катнашучы укытучы һәм укучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, уңышлар теләде. 

 Конференция дүрт секциядә эшләде.  Укучылар үзләренең иҗади, фәнни-эзләнү эшләрен «Халкымның гореф- гадәтләре, йолалары», « Хезмәт иясе- хөрмәт иясе », « Туган җиргә гашыйк күптәннән » дип аталган юнәлешләрдә тәкъдим иттеләр. 4 нче секциядә укытучылар  «Язучы, дин эшлеклесе һәм мөгаллим Т. Ялчыголның мирасын өйрәнү һәм укыту-тәрбия  эшендә куллану»   дигән тема буенча эш барды.



К списку новостей