• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Заинская средняя общеобразовательная школа №7 с углубленным изучением отдельных предметов» Заинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, РТ, г. Заинск, ул. Ленина, д. 25а
Телефон: +7(855)-587-55-47
E-Mail: S7.Zai@tatar.ru, sh7770@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "ЗСОШ №7 с углубленным изучением отдельных предметов"
Руководитель: Биканов Игорь Александрович
Год основания учреждения: 2010
У нас учатся: 816 учеников
У нас учат: 50 учителей

новости

Таҗетдин Ялчыгол исемендәге V региональ фәнни-гамәли укучылар һәм укытучылар конференциясе

Опубликовано: 25.11.2020

Бүген, 25 нче ноябрь көнне, Зәй шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем мәктәбендә  Таҗетдин Ялчыгол исемендәге V региональ фәнни-гамәли укучылар һәм укытучылар конференциясе узды, конференциядә җирле язучы Әгъзәмова Фәния Хәйдәр кызы, Зәй муниципаль районының Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Вәлиәхмәтова Миләүшә Камил кызы, Зәй муниципаль районының  Башкарма комитеты мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча мәгариф бүлеге методисты Миңнуллина Розалия Миннәхмәт кызы катнаштылар.

Конференция онлайн форматта ZOOM аша үтте. Конференцияне  мәктәпнең директор урынбасары  Петрова Әлфия Минирахман кызы ачып җибәрде, катнашучы укытучы һәм укучыларга зур уңышлар теләде.

Конференциядә Әлмәт, Әтнә, Саба, Азнакай, Мамадыш, Лаеш, Ютазы, Теләче, Мөслим, Апас, Лениногорск районнарыннан укытучылар һәм укучылар фәнни эшләрен тәкъдим иттеләр.

              Дүрт  секциядә укучылар үзләренең иҗади, фәнни-эзләнү эшләрен сөйләде. Секцияләр түбәндәге исемнәр астында эшләде: «Тарихыбызны барлыйбыз 1», «Тарихыбызны барлыйбыз 2», «Халкыбызның гореф-гадәтләре», «Нәселемнең ветераны – безнең горурлыгыбыз»,  бишенче секциядә укытучылар өчен «Язучы, дин эшлеклесе һәм мөгаллим Т. Ялчыголның киләчәк буыннар өчен калдырган мирасы»   дигән тема буенча эш барды.

Эшнең нәтиҗәсе булып җиңүче укучыларга дипломнар тапшыру булды. 1 дәрәҗә дипломга түбәндәге укучылар лаек булды: Сафина Ралинә Радик кызы (Лаеш муниципаль районы, Хәерби урта гомуми белем мәктәбе), Шәфикова Миләүшә Илшат кызы (Азнакай шәһәре, 4 нче лицей),  Нуруллин Рәзил Азат улы, Умарова Зарафшон Фәрхәдовна (Мөслим муниципаль районы, Мөслим лицее), Тахавова Эльза Рамил кызы (Лениногорск шәһәре, музыка-сәнгать педагогика көллияте).  

Призер дипломына ия булучы укучылар: Гобәйдуллина Әмирә Дамир кызы (Зәй шәһәре, 7 нче мәктәп), Әхмәтова Азалия Алмаз кызы (Түбән Кама шәһәре, 27 нче мәктәп), Шәрифуллин Муса Рамил улы (Мамадыш муниципаль районы, урта Кирмән мәктәбе), Исмагилова Зөһрә Раил кызы (Мамадыш муниципаль районы, Югары Ушма төп белем мәктәбе), Хадиев Илназар Илнар улы (Саба муниципаль районы, Мичән төп белем бирү мәктәбе), Тимербаев Раил Фаил улы (Теләче муниципаль районы, Баландыш төп гомуми белем  мәктәбе), Муксинова Әдилә Рамил кызы (Азнакай шәһәре, 2 нче мәктәп), Вәлиев Аяз Марсель улы (Зәй шәһәре, 7 нче мәктәп), Ахмедова Рушана Рәшит кызы (Мөслим муниципаль районы, Салауз Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбе), Бареева Алсу Илшат кызы (Мөслим муниципаль районы, Салауз Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбе), Гиниятуллин Мөслим Илшат улы (Мөслим муниципаль районы, Мөслим лицее), Әсхәдуллина Айзилә Гамил кызы (Түбән Кама шәһәре, 35 нче лицей), Мөхәмәтшина Әдилә Ринат кызы (Әлмәт муниципаль районы, Яңа Нәдер урта гомуми белем бирү мәктәбе), Таһирова Арина Айрат кызы (Әлмәт муниципаль районы, Югары Мактама гомуми төп белем бирү мәктәбе), Ихсанов Булат Эдуард улы (Әтнә муниципаль районы, Күәм урта мәктәбе).

«Язучы, дин эшлеклесе һәм мөгаллим Т. Ялчыголның киләчәк буыннар өчен калдырган мирасы»   дигән бишенче секциядә укытучылар үзләренең тирән эчтәлекле, бай чыгышларын тәкъдим иттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар.



К списку новостей