• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Заинская средняя общеобразовательная школа №7 с углубленным изучением отдельных предметов» Заинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, РТ, г. Заинск, ул. Ленина, д. 25а
Телефон: +7(855)-587-55-47
E-Mail: S7.Zai@tatar.ru, sh7770@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "ЗСОШ №7 с углубленным изучением отдельных предметов"
Руководитель: Биканов Игорь Александрович
Год основания учреждения: 2010
У нас учатся: 816 учеников
У нас учат: 50 учителей

новости

IV региональная научно-практическая конференция исследовательских, проектных и творческих работ учащихся и преподавателей имени Тажетдина Ялчыгола

Опубликовано: 14.11.2019

         Бүген, 14 нче ноябрь көнне, Зәй шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем мәктәбендә  Таҗетдин Ялчыгол исемендәге IV төбәкара фәнни-гамәли укучылар һәм укытучылар конференциясе узды, конференциягә мәртәбәле кунаклар Русия гуманитар фәннәр академиясе академигы, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты, Халыкара ел кешесе, Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан  Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты Миңнегулов Хатыйп Йосыф улы, Зәй  муниципаль районының  Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Вәлиәхмәтова Миләүшә Камил кызы, мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Миннулина Розалия Миннәхмәт кызы, Таҗетдин Ялчыгол дәвамчылары Гамир Госман улы Таҗетдинов, Алсу Исмәгыйль  кызы Талипова, Хафизова Лилия  Исмәгыйль  кызы килде. Конференцияне тантаналы рәвештә мәктәп директоры Биканов Игорь Александрович  ачып җибәрде. Туган телне саклау, милли мәгарифне үстерү чарасы буларак  конференциянең мөһимлеген ассызыклап үтте, килгән кунакларга, катнашучы укытучы һәм укучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Миңнегулов Хатыйп Йосыф улы Зәй төбәге өчен аеруча якын, кадерле, татар дөнъясын аң-белемле, мәгърифәтле итәргә тырышкан Таҗетдин Ялчыгол турында сөйләде.

              Гамир Госман улы Таҗетдинов буыннар чылбырын барлау, аларны өйрәнүчеләргә     чиксез рәхмәтләрен белдерде. Дүрт  секциядә укучылар үзләренең иҗади, фәнни-эзләнү эшләрен сөйләде. Секцияләр түбәндәге исемнәр астында эшләде: «Туган җир тарихы», «Төбәгебезнең данлыклы шәхесләре», «Иң тирән тамырлы нәсел агачы (гаилә агачында 7 һәм аннан күбрәк буын)»,  «Музейларда халкым ядкаре», бишенче секциядә укытучылар өчен «Язучы, дин эшлеклесе һәм мөгаллим Т. Ялчыголның мирасын өйрәнү һәм укыту-тәрбия  эшендә куллану»   дигән тема буенча эш барды.

Эшнең нәтиҗәсе булып җиңүче укучыларга дипломнар тапшыру булды. 1 дәрәҗә дипломга түбәндәге укучылар лаек булды: Трофимова Элина ( Югары Мәлем мәктәбе), Галиуллина Илгизә (Татар гимназиясе),  Абзалетдинов Инсаф (Татар гимназиясе), Закиров Дамир (7нче мәктәп ); 2 дәрәҗә дипломга: Хакимуллин Раиль (6 мәктәп), Кириллов Тимур (Бохарай мәктәбе), Мартемьянова Елена (7 мәктәп), Биканова Алина (6 мәктәп), Рахметов Алмаз (7 мәктәп), Герасимова Дарья (3 мәктәп);3 дәрәҗә  дипломга Гобәйдуллина Әмирә (7 мәктәп), Әхмәтҗанова Азалия (Чыбыклы) мәктәбе, Закирова Алсу (Җәлил бистәсе 2нче мәктәбе), Фәрхетдинова Рузиля (Түбән Биш мәктәбе), Нәбиуллина Лилия (6 мәктәп), Мөхәммәтгалиева Гүзәл (Җәлил бистәсе 2нче мәктәбе), Әмирханов Зиннур (Җәлил бистәсе 2нче мәктәбе).

Яшь буынны тәрбияләүдә Таҗетдин Ялчыголның бай мирасын файдалану,  Ялчыгол нәселе кешеләре белән элемтәгә керү, эзләнү эше алып бару мәктәбебездә матур традициягә әйләнде.



К списку новостей