• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Заинская средняя общеобразовательная школа №7 с углубленным изучением отдельных предметов» Заинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, РТ, г. Заинск, ул. Ленина, д. 25а
Телефон: +7(855)-587-55-47
E-Mail: S7.Zai@tatar.ru, sh7770@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "ЗСОШ №7 с углубленным изучением отдельных предметов"
Руководитель: Биканов Игорь Александрович
Год основания учреждения: 2010
У нас учатся: 816 учеников
У нас учат: 50 учителей

новости

II региональная научно-практическая конференция исследовательских, проектных и творческих работ учащихся и преподавателей имени Тажетдина Ялчыгола

Опубликовано: 29.11.2017

Бүген, 29нчы ноябрь көнне, Зәй шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем мәктәбендә  Таҗетдин Ялчыгол исемендәге II региональ фәнни-гамәли укучылар һәм укытучылар конференциясе узды, конференциягә мәртәбәле кунаклар Зәй  муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Мәгариф идарәсе җитәкчесе  Кузнецов Сергей Александрович, Таҗетдин Ялчыгол дәвамчылары Гамир Госман улы Таҗетдинов, Алсу Исмәгыйль  кызы Талипова, Зәй районы имам мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов, милли мәсьәләләр буенча мәгариф бүлеге методисты Миңнуллина Розалия Миннәхмәт кызы килде. Конференцияне тантаналы рәвештә мәктәп директоры Биканов Игорь Алесандрович  ачып җибәрде. Игелекле эшнең дәвамлы булуын, катнашучы укытучы һәм укучыларга зур уңышлар теләде. Гамир Госман улы Таҗетдинов та үзенең күңелендә йөрткән хатирәләре белән уртаклашты, татар рухи тормышында Таҗетдин Ялчыголның роле турында сөйләде. Таҗетдин Ялчыголның тормышын, иҗатын өйрәнүче, эзләнүчеләр булуына чиксез рәхмәтләрен белдерде. Пленар утырыштан соң  кунаклар, укытучылар  һәм укучылар секция эшләренә таралды. Дүрт  секциядә укучылар үзләренең иҗади, фәнни-эзләнү эшләрен сөйләде. Секцияләр түбәндәге исемнәр астында эшләде: «Төбәк язучылары әсәрләрендә ватанпарвәрлек темасы», «Якташларыбыз  иҗатында  туган як образы»,  «Агач – җимеше белән, кеше – эше белән», «Күркәм холык – үзе хәзинә». Бишенче секциядә укытучылар өчен «Язучы, дин эшлеклесе һәм мөгаллим Т. Ялчыголның мирасын өйрәнү һәм укыту-тәрбия  эшендә куллану»   дигән тема буенча эш барды.

Эшнең нәтиҗәсе булып җиңүче укучыларга дипломнар тапшыру булды. 1 дәрәҗә дипломга түбәндәге укучылар лаек булды:Мартемьянова Елена (Сарсаз-Баграж мәктәбе),  Сәләхова Ләйсән (Сарман урта мәктәбе), Хәдиева Айгөл (Сарман урта мәктәбе), Хафизова Айгөл (Яр Чаллы шәһәре, 3нче мәктәп),  Мәрдәнова Розалия (7 нче мәктәп). Призер дипломына ия булучы укучылар: Идрисов Динар (7 нче мәктәп), Минеева Валерия (1нче мәктәп), Хатипова Диләрә (Сарман урта мәктәбе), Шәрәпова Айгөл (2нче мәктәп), Мартемьянова Елизавета (Сарсаз-Баграж мәктәбе), Вәлиәхмәтова Камилә, Шәрәфуллина Рубина (7 нче мәктәп), Шәйдуллина Айгөл, Фәсхиева Әдилә (Җәлил бистәсе, 2нче мәктәп), Абзалетдинов Инсаф (Татар гимназиясе), Идрисов Динар (7нче мәктәп), Хәсәнов Әнвәр (Петрозавод авылы), Габдрахманова Айсылу (1нче мәктәп), Гайнуллина Динара (2нче мәктәп)

Ризаэтдин Фәхретдин юкка гына: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,”- дип язмаган.

 

 



К списку новостей