Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Заинская средняя общеобразовательная школа №7 с углубленным изучением отдельных предметов» Заинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423520, РТ, г. Заинск, ул. Ленина, д. 25а |
Телефон: | +7(855)-587-55-47 |
E-Mail: | S7.Zai@tatar.ru, sh7770@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "ЗСОШ №7 с углубленным изучением отдельных предметов" |
Руководитель: | Биканов Игорь Александрович |
Год основания учреждения: | 2010 |
У нас учатся: | 816 учеников |
У нас учат: | 50 учителей |
новости
Семинар учителей татарского языка и литературы ЗМР
Опубликовано: 27.01.2017Бүген мәктәбебездә Зәй шәһәре һәм районының татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Федераль дәүләт белем стандартлары таләпләрен тормышка ашыру шартларында татар телен һәм әдәбиятын яңа педагогик технологияләр кулланып укыту” темасына семинар - киңәшмә булды. Семинар вакытында татар теле һәм әдәбиятыннан ачык дәресләр, мастер-класс карадык. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Вәлиәхмәтова М.К., Нигъмәтҗәнова Р.Р., Нургалина Э.М. яңа технологияләрнең төрле алымнарын кулланып ачык дәрес күрсәттеләр. Каралган дәресләр ФГОС таләпләренә туры килә. Дәресләрнең һәр этабында УУГ нең ничек тормышка ашырылуын күрдек. Укытучылар предмет нәтиҗәләренең метапредмет нәтиҗәләренә бәйле икәнен күрсәттеләр. Дәрес барышында регулятив, танып - белү, коммуникатив гамәлләрен укучылар эшчәнлегендә күрдек. Гиниятуллниа Л.С. критик фикерләү технологиясен кулланып “Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты” темасына мастер - класс күрсәтте. Аннан соң “ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбият дәресләрендә проект эшчәнлеге” темасына түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Вәлиәхмәтова М.К., Петрова Ә.М. проект эшчәнлеге турында сөйләделәр. Проект методы –укучыларның интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләү сәләтен үстерүдә нәтиҗәле алымнарның берсе булып торуына басым ясалды. Дәрестән тыш эшчәнлекнең бер юнәлеше буларак “Дуслык” гәҗите турында Ибрагимова А.В. сөйләде.
Семинар-киңәшмә эшенә, 7 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эшчәнлегенә Мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча урынбасары Хәбибуллина Г.Җ. югары бәя бирде.
К списку новостей