Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Заинская средняя общеобразовательная школа №7 с углубленным изучением отдельных предметов» Заинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423520, РТ, г. Заинск, ул. Ленина, д. 25а |
Телефон: | +7(855)-587-55-47 |
E-Mail: | S7.Zai@tatar.ru, sh7770@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "ЗСОШ №7 с углубленным изучением отдельных предметов" |
Руководитель: | Биканов Игорь Александрович |
Год основания учреждения: | 2010 |
У нас учатся: | 816 учеников |
У нас учат: | 50 учителей |
новости
Конференция
Опубликовано: 18.11.201616 ноябрь көнне беренче тапкыр Таҗетдин Ялчыгол исемендәге I региональ фәнни-гамәли укучылар һәм укытучылар конференциясе узды. Конференциягә мәртәбәле кунаклар КФУ профессоры филология фәннәре докторы Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов, КФУның Алабуга институты доценты, филология фәннәре кандидаты Фәридә Имаметдин кызы Габидуллина, Таҗетдин Ялчыгол дәвамчылары Гамир Госман улы Таҗетдинов, Алсу Исмәгыйль кызы Талипова, Зәй районы имам мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин, Сәгыйть хәзрәт Камалов, Зәй муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Акатьев Валерий Григорьевич, Зәй шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Прудыус Ирина Витальевна, милли мәсьәләләр буенча мәгариф бүлеге методисты Хәбибуллина Гөлзирә Җәмил кызы килде. Конференцияне тантаналы рәвештә Зәй районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Акатьев Владимир Григорьевич ачып җибәрде. Игелекле эшнең дәвамлы булуын, катнашучы укытучы һәм укучыларга зур уңышлар теләде, КФУ профессоры Хатыйп ага Миңнегулов татар рухи тормышында Таҗетдин Ялчыголның роле турында сөйләде. Районыбызда күренекле шәхесләребез иҗатын һәм тормышын пропагандалау максатыннан күп эшләр башкарылуына басым ясады. Туган якларга кайтуга шундый күркәм сәбәп булуына шатлануын белдерде. Гамир Госман улы Таҗетдинов та үзенең күңелендә йөрткән фикерләре белән уртаклашты. Таҗетдин Ялчыголның тормышын, иҗатын өйрәнүче, эзләнүчеләр булуына чиксез рәхмәтләрен белдерде.
Пленар утырыштан соң галимнәр һәм укучылар секция эшләренә таралды. Өч секциядә укучылар үзләренең иҗади, фәнни-эзләнү эшләрен сөйләде. Секцияләр түбәндәге исемнәр астында эшләде: «Минем гаиләм-минем шәҗәрәм», «Туган ягым җәүһәрләре»,Зәй төбәге энҗеләре». Эшнең нәтиҗәсе булып җиңүче укучыларга дипломнар тапшыру булды.
К списку новостей