Филиал МБОУ "Нижнебишевская СОШ" ЗМР РТ - МБОУ «Кабан-Бастрыкская начальная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района РТ (ликвидация)
Визитная карточка
| Адрес: | 423515, РФ, РТ, Заинский район, д.Кабан-Бастрык, ул. Центральная, д. 88а |
| Телефон: | +7(855)-586-03-46 |
| E-Mail: | Skbs.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Филиал МБОУ "Нижнебишевская СОШ" ЗМР РТ "Кабан-Бастрыкская НОШ" |
| У нас учатся: | 24 ученика |
| У нас учат: | 8 учителей |
О школе
Учредители: Исполнительный комитет Заинского муниципального района Республики Татарстан
Контактные данные:
Адрес: 423520, г. Заинск, ул. Крупской,д.6
Телефон: 8(85558)34131
Факс: 3-46-76
E-mail: zai@tatar.ru
Заместитель руководителя исполнительного комитета Заинского муниципального района:
Иванова Светлана Николаевна
Контактная информация:
Адрес: 423520, г. Заинск, ул. Крупской,д.6
Телефон:8(85558)3-41-22
E-mail: SvetlanaN.Ivanova@tatar.ru
Управление образования Заинского муниципального района:
Приемная:8(85558)70813
Начальник управления образования заинского муниципального района: Галимова Гульчачак Муниповна
Адрес:423520, г. Заинск, ул. Крупской,д.6
Телефон : 8(85558)3-27-42
Директор школы: Чернов Сергей Федорович
Контактная информация:
Адрес: 423514, Заинский район, село Нижнее Бишево, ул. Пролетарская , д.19
Телефон: 8(8555)6-84-10
Время работы: ежедневно с 8-00 до 17-00
суббота с 8-00 до 15-00
филиал МБОУ "Нижнебишевская СОШ" "Кабан-Бастрыкская ООШ"
руководитель филиала Иванов С.В.
Адрес: 423515, Заинский район, деревня Кабан-Бастрык, ул. Центральная, д.88а
Кабан-Бастрыкская средняя общеобразовательная школа реорганизована в 2011 году в Филиал Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения "Нижнебишевская средняя общеобразовательная школа" Заинского муниципального района Республики Татарстан "Кабан-Бастрыкская основная общеобразовательная школа"
Кабан-Бастрык авылында революциягә кадәр үк мәктәп булган. Эзләнүләр нигезендә мәктәптә 1885 елда укытучы булып Михаил Романович дигән кеше эшләгәнлеге билгеле булды.. Ул мәктәп чиркәүдән ерак түгел, Петров Евстафийлар урынында булган. Хәзер андагы каен агачы шул мәктәптән калган. Бер укытучы 40-60 бала укыткан. Мәктәп 4 класслы булган, укучыларны кече, урта, өлкән классларга бүлеп йөрткәннәр. Калган елларда мәктәптә Александр Кириллович, Елизавета Ивановна, Илья Иванович, Иван Давыдович һәм башка укытучылар эшләгәннәр. Мәктәп алты почмаклы агач йорт булып, бер ягында шушы укыткан укытучылар торган. Болар турында түгәрәк членнары авылның иң карт кешесе булган Гончарев Яковтан өйрәнделәр. Аннан соңгы еллардагын Кабан-Бастрыкта күп еллар буена укыткан Ленин орденлы укытучы Капитонова Апполинария Кирилловнадан өйрәнделәр. Аның сөйләүләре буенча мәктәп турында тагын түбәндәгеләр билгеле булды.
1916 елларда мәктәптә укытучы булып Князев Мирон Алексеевич,аннан соңгы елларда Александр Федорович һәм Прасковья Петровналар укыткан. Алар Апушлар өендә аръякта укыталар. Бу инде революциядән соң 1920-22 елларда була. Аннан соң Федор дигән Сәвәләй егете килә. Ул сары туннан йөри. Аннан соң поп Сизовларның Раясының кияве Тимофей Алексеевич укыта.
1924 елда Бордыда приют ябылгач, Кабан-Бастрык авылына ике балалы Капитонов Григорий Григорьевич һәм хатыны Апполинария Кирилловна Капитоновалар киләләр. Шушы елны теге алты почмаклы иске мәктәпне Каран суы белән Татар сулары кушылган урынга төшереп салалар. Апполинария Кирилловна 1934 елга кадәр башлангыч классларда эшли, 1934 елда ШКМга күчерелә. Аның иптәше Григорий Григорьевич та шунда укыта башлый һәм икесе дә пенсия яшенә кадәр бездә укыталар.
Мәктәпнең түбәсе салам, кулакларның өйләреннән эшләнгән. Мәктәпнең түбәсе салам булса да аның эчендә белемгә сусаган крестьян балалары утыра, аларга шул еллардагы укытучылар барлык тырышлыклары белән ныклы белем бирәләр һәм беренче чыгарылышта 28 укучы мәктәпне тәмамлый. Бу 1935 елда була. Аларга шундый ныклы белем бирүчеләрдән берсе булып Апполинария Кириловна санала. Ул барлыгы 40 елдан артык укыта. Балаларга рус телен өйрәтә һәм тырыш хезмәте өчен Ленин ордены белән бүләкләнә.
Бу елларда мәктәп директоры булып Асапов Егор Герасимович эшли. Ул балаларга математикадан белем бирә. Ул да шушы мәктәптән пенсиягә китә. Мәктәпнең завучы булып Апполинария Кирилловнаның иптәше Капитонов Григорий Григорьевич эшли. Ул укучыларга биологиядан белем бирә һәм шушы мәктәптән пенсиягә китә.
1935 елда мәктәпне 28 укучы тәмамлый. Шуларның күбесе укытучылар булып эшли. Алар арасыннан Скворцова Александра Петровна 30 елдан артык шушы авыл балаларын укыта. Тагын Иванов Иван Яковлевич, Кузнецов Григорий Борисович, Брицова Аграфина , Алешкин Александр, Брицов Кирилл, Ермаков Петр, Петров Григорий, Ильин Иван, Гурьянов Петр, Батаев Михаил, Долгова Агафия, Анисимов Николай, Смирнова Антонина, Брицов Алексей, Аксакова Анна, Спиридонова Ольгалар укытучы булып эшлиләр.
Акрынлап халыкның тормыш көнкүрешләре яхшыра мәктәптә укучыларның саны артканнан арта һәм укытучылар коллективы да яңарып тора. Мәктәпкә Каюмов, Баяров, Идрисов, Кузьмин, Хәмзә Шайхутдиновичлар килә һәм аларның күбесе Ватан сугышына китеп, шуннан кайтмый калалар. Идрисов Хуҗи Файрушович географиядән, Кузьмин математикадан, Каюмов татар теленнән, Хәмзә Шайхутдинович немец теленнән укыталар. Бөек Ватан сугышы елларында укуы җиңел булмый. Укытучылар белән укучылар иртән укуда булып, укудан соң колхоз эшендә булалар, шулай булуга карамастан, укучылар үзләренең төп бурычларын төгәл үтәргә тырышалар. Бу мәктәпне тәмамлаучыланың күпләре үзләре теләп сугышка китәләр. Шулар арасыннан Ермаков Ион Иванович та үзе теләп фронтка китә һәм сугыштан каты яраланып кайтып, үзенең туган авылының балаларын военное делодан укыта башлый, аның иптәше Ермакова Евдокия Петровна да педучилищены тәмамлап, ике ел Яңа Бүләктә укытканнан соң, үзенең туган авылында укыта башлый. Бу сугыш еллары - 1943 нче еллар була. Шул елдан башлап алар үз туган авылларында 37 ел укыталар. Бу елларда мәктәпкә күп укытучылар килә. Шулар арасыннан хәзер Түбән-Биштә яшәүче укытучы Ермалаев, Бигештә укытучы Флера, Карман укытучысы Аюкина Р.Г., Түбән-Биш укытучысы Петров М.И., Кадердән килгән Никитина һәм Нестеровалар, Хайрутдинова Гыйлмия, Гареева Зөләйха, Миронов Семен, Панфиловлар, шулай ук Зичәбаш мәктәбеннән үзенең туган авылына кайтып укыта башлаган Прасковья Емельяновналар була. Ул шул еллардан бирле шушы авыл балаларын укытып, пенсиягә китә. Тагын Сергеева Анна да шул елларда бу мәктәптә укыта, соңыннан да монда укытып, пенсиягә китә.
Шулай ук Чатова Мария, Гиниятуллина Шәмсия, Гранцева Анна Ивановналар да шушы елларда бу мәктәптә укытып, укучыларга ныклы белем бирәләр. Балалар саны арта, коллектив членнары да үзгәреп тора, бу елларда Некратова Мария да безнең мәктәптә укыта һәм Семенова Ксения балаларын уку белән бергә хезмәтне бәйләп алып барып, хезмәтне сөяргә өйрәтәләр. Балаларга хезмәт дәресләрен Ермаков Ион Иванович укыта. Алар кулдан бөтен кирәкле әйберләрне үзләре эшлиләр. Туган колхозларына да булышалар: куяннар үрчетәләр; торф чүлмәкләре хәзерлиләр; көл җыялар. Укытучылар дежур торып, куяннарны үрчетүдә балаларга булышалар. Балалар никадәр хезмәт итсәләр, шул кадәр хезмәтне сөяләр, ләкин укуларына да зыян китермиләр, күпчелеге “5” һәм “4” билгеләренә укыйлар, бер-берсенә эштә һәм укуда ярдәм итәләр. Бу елларда мәктәптә Батаева Роза Ефимовна һәм Касакина А.Млар да эшлиләр.
Вакыт үтә тора, колхозчыларның тормышлары яхшырганнан яхшыра бара, балалар өчен кечкенә тәрәзәле, салам түбәле мәктәпләр урынына якты зур класслы мәктәпләр кирәк була. Дәүләтебез безнең авыл балалары өчен шундый мәктәпне төзергә мөмкинлек тудыра. Бу эшкә бөтен колхозыбыз, анда эшләүче колхозчылар шатланып керешәләр.
Бу елларда мәктәптә директор булып Карпов Алексей Карпович, ә завуч булып 1953 елдан 1961 елга кадәр Ермаков Ион Иванович эшлиләр.
Бу мәктәпне төзүдә Карпов һәм Ермаковның хезмәтләре күп. Алар җитәкчелегендә башка укытучылар да күп хезмәт куялар, мәктәп өчен нәрсә кирәк булса, аны табу өчен бердәм эшлиләр, хатын-кыз укытучылар да урманга барып, кирәкле агачларны хәзерләшәләр. Мәктәп хезмәткәрләре һәм укытучылар коллективы эш сәгатьләрен санамыйча, бердәм эшлиләр, шулай итеп, 1962 елны укучылар яңа агач мәктәптә укый башлыйлар
1961 елдан мәктәп сигезеллыкка күчә, беренче тапкыр җидееллыктан соң балаларны сигезенче класста авылда калдыруы җиңел булмый. Аларның класс җитәкчесе булып, Ермакова Евдокия Петровна эшли, әти - әниләре һәм үзләре белән аңа оештырып җибәрүдә күп эшләргә туры килә. Шуннан башлап балалар үз мәктәбебездә сигез ел укуга күчәләр. Балалар уку белән хезмәтне бергә бәйләп алып баралар. Һәр класс үзе укыган бүлмәне чистартып, тәртиптә тотарга тырыша, ягарга утын хәзерлиләр.
Мәктәпкә аерым фәннәр өчен дәресне җиһазлауга кирәкле әйберләр күбрәк кайта башлады, шулар ярдәмендә балаларның мөстәкыйльлеге һәм танып-белүчәнлекләре үсте. Мәктәптә аерым фәннәрдән, аерым темаларга кинофильм һәм диафильмнар күрсәтелә башлады. Аерым фәннәр өчен аерым кабинетлар булдырылды, бу һәр фән иясенә үз фәнен ныклап бирүгә, балаларны ныклы белемле итүгә мөмкинлек туды
Мәктәп кенә түгел, укытучылар коллективы да яңара, мәктәп төзелеп бетүгә Карпов китә, директор булып Юнусов Рәшит Ибрагимович килдә, Шайдуллина Бәрия, Савельева Анастасия Ивановна, Сахапов Риф, Миннигулова Җәмиләләр киләләр. Бу елларда мәктәпкә Кукин Парфирий кайта һәм Савельева Анастасиялар укыта. Пионер вожатые булып, үз мәктәбебезне тәмамлаган Батаева Агниса эшли. Коллектив ныклап эшкә керешә, укытучылардан Мәдинә Идиатовна һәм Гакиф Гареевич Гилязовлар рус теле укыталар.
Мәктәп яны участогы яңадан төзелә, аны төзүдә биология укытучысы Семенова Ксения Андреевнаның хезмәте бик зур була, мәктәп яны яшелләндерелә. Балалар тәҗрибә участокларында ныклы белем алалар, теорияне практика белән бәйлиләр. Аларның хезмәтләре юкка китмәде, бакча гөрләп чәчәк атты, агачлар җимеш бирә башлады.
Бу елларда мәктәптә күп кенә ирекле түгәрәкләр оештырыла. Шулар арасында математика укытучысы Миннигулова – Сахапова Җәмилә һәм Сахапов Риф Илһамович җитәкчелегендәге драм-хор түгәрәге мактауга лаеклы. Алар мәктәпнең үзэшчәннәре һәм комсомоллары белән, шулай ук авыл яшьләре белән ныклы эш алып баралар. Район беренчелегенә уздырылган ярышларда катнашып, алар җитәкләгән коллектив беренче һәм призлы урыннарны яулый, кыйммәтле бүләкләр ала. Иптәш Миннигулова-Сахапова ун елдан артык мәктәптә математика укыта, ә Сахапов Риф Илһамович “Игенче” колхозында партком секретаре булып эшли.
1962 елдан алып Кабан-Бастрык сигезьеллык мәктәбендә йөреп укучылар өчен интернат эшли башлый. Бу интернатта 40-60 бала тәрбияләнә.
1972 нче елдан башлап, мәктәптә директор булып Габдуллин Фоат Габдуллович эшли башлый. Шулай ук мәктәпкә башка яшь укытучылар киләләр. Габдуллин, Габдуллина, Мардановалар рус теле укыталар. Юнусова Ф татар теле, Марданов физика укыталар. Балалар белән тагын да ныклы эшләр башлана, мәктәп өчен кирәкле әйберләр тагын да күбрәк кайта башлый, ирекле түгәрәкләрнең эше дәвам итә, крайны өйрәнү, “Яшь әдәбиятче” түгәрәкләре, фото, рус теле, математика, драм-хор түгәрәкләре үзләренең эшләрен дәвам итәләр. Крайны өйрәнү түгәрәге членнары һәр ел саен сугыш ветераннары һәм колхозыбызның алдынгылары белән очрашалар, үз крайларын өйрәнүне дәвам итәләр.







