Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
E-Mail: | tatar.cim20762@mail.ru, Gt.Zai@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 369 обучающихся |
У нас учат: | 28 учителей |
Новости МБОУ "Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева"
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары
Опубликовано: 27.11.201527 нче ноябрь көнне Татар гимназиясендә “Укучыларга белем бирү процессында тәнкыйди фикерләүне үстерү методикасын куллану” дигән темага чираттагы семинар үтте. Семинарга милли мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылган иде. Семинарны мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Г.Җ.Хәбибуллина ачты. Укытучылар игътибарына татар теле укытучысы Нәбиуллина З.Г. 5 нче сыйныфта “Сорау җөмлә” темасына тәнкыйди фикерләүне үстерү методикасын үстерү буенча ачык дәрес, татар теле укытучысы Әүхәдиева Д. М. 5 нче сыйныфта дәрестән тыш эшчәнлек буенча әзерләнгән “Өч кыз” әкиятен тәкъдим иттеләр. Шулай ук татар теле укытучысы Гатиятуллина Р. С. 9 нчы сыйныфларны имтиханга әзерләү буенча чыгыш ясады. Ул үз чыгышында укучыларның имтихан бирү вакытында индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәклеге, психологик – педагогик ярдәм турында сөйләде. Семинар фикер алышулар, алда торган бурычларны барлау, эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясау белән төгәлләнде.
К списку новостей