Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
E-Mail: | tatar.cim20762@mail.ru, Gt.Zai@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 369 обучающихся |
У нас учат: | 28 учителей |
Новости МБОУ "Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева"
Суд бинасына экскурсия
Опубликовано: 20.11.201520 нче ноябрь көнне Балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гатиятуллина Р. С. җитәкчелегендә, Зәй шәһәр суды рәисе Хакимов Р. Р. белән очраштылар.Суд бинасы хезмәтклрләре укучыларны бик җылы каршы алды. Хакимов Р. Р. Россия Федерациясенең суд системасы турында җентекләп сөйләде, һәр гражданинның законлы мәнфәгатьләрен кайгыртырга хокуклы икәнен һәм хокуклары бозылган очракта кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты. Укучылар да хокук белеме өлкәсендә белемнәрен күрсәтеп, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Шулай ук югары сыйныф укучылары өчен юрист һөнәрен кайларда үзләштерү мөмкинлеге хакындагы мәгълүмат та файдалы булды. Аннан укучылар суд заллары, эш бүлмәләре белән таныштылар, истәлеккә фотосурәткә төштеләр. Шундый кирәкле очрашуны кире какмаган өчен Зәй шәһәр суды рәисе Хакимов Р. Р. ка зур рәхмәтлебез. Суд бинасында судьялар белән очрашулар яшь гражданнарны тәртипле итеп тәрбияләүдә нәтиҗә бирми калмас.
К списку новостей