Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
E-Mail: | tatar.cim20762@mail.ru, Gt.Zai@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 369 обучающихся |
У нас учат: | 28 учителей |
Новости МБОУ "Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева"
Бәйрәм белән!
Опубликовано: 01.09.20151 нче сентябрь көнне гимназиябездә яңа уку елы башлануны хәбәр итеп беренче кыңгырау чыңлады. Быелгы уку елында гимназия укучыларын заманча төзекләнеп, яңарып, матурланып каршылады. Агымдагы уку елына әзерлек йөзеннән төзекләндерү эшләре башкарылды. Президент программасы нигезендә бинаның идәннәре капиталь төзекләндерелде. Белем көненә багышланган зур бәйрәм шәһәрнең үзәк урамын биләп алды. Бирегә укучылар, укытучылар, әти-әниләрне тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Гәлимова килде. Илшат Әминов Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов котлавын җиткерде. Ә район җитәкчелеге исеменнән чыгыш ясаган Разиф Кәримов, мәктәп белем иле, югары тәрбия иле булып калсын дип ассызыклады. Шулай ук укучыларыбызны һәм укытучыларыбызны яңа уку елы белән Гөлчәчәк Гәлимова да котлады.
К списку новостей