Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Новости МБОУ "Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева"
“Әкият”тә кунакта
Опубликовано: 27.04.202526 нчы апрель – татар яшәгән һәр төбәк өчен бәйрәм көне. Бу көнне татар халкы ел саен күренекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә: Тукай, туган тел, милләт язмышы турында уйлана, бөек шагыйребезгә хөрмәт күрсәтә. Татар гимназиясендә дә әлеге бәйрәм уңаеннан төрле чаралар узды. Һәрбер чара халыкның мәдәни мирасын саклауга, яшь буын арасында туган телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелде. 27 нче апрель көнне, гимназия укучылары дөньядагы иң зур һәм иң матур курчак театрларының берсе булган “Әкият”тә кунакта булдылар. Режиссер Илдус Зиннуров тарафыннан куелган “Апушның тылысымлы әкиятләре” тамашасын карадылар. Автор сюжет нигезенә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «Су анасы» һәм «Шүрәле» әкиятләрен ала. Кечкенә Апушның шау-шулы бай фантазиясе безне Әкиятнең тылсымлы дөньясына алып китә: анда сөйләшә торган ат, җырлый торган әтәч, һәр җирдә була торган Бичура, Су идарәчесе Су Анасы, хәйләкәр Шүрәле һ.б.. Әлеге күңелле мизгелләр балалар күңелендә озак сакланыр дип уйлыйбыз.Тукай мирасы – беркайчан кыйммәте югалмаячак, еллар үткән саен кадере генә арта барачак милли хәзинәбез.
К списку новостей











