Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
E-Mail: | tatar.cim20762@mail.ru, Gt.Zai@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 372 обучающихся |
У нас учат: | 28 учителей |
Новости МБОУ "Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева"
Ватан геройлары көне!
Опубликовано: 09.12.2024Һәр төбәк, һәр ил тыныч хезмәттә, изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән геройлары белән горурлана. Аларны баш иеп хөрмәтләү, зурлап искә алу максатыннан махсус даталар яки көннәр билгеләнә. Россиядә 2007 елның 9 декабре Ватан геройлары көне буларак гамәлгә кертелде. Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ шул көндә 1769 елда Изге Георгий Победоносец орденын раслый һәм аның белән Ватанны саклаганда кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән сугышчылар бүләкләнә.
Батырлар көнен бәйрәм итү традициясен кире кайтару – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә.
Ватан батырлары – районыбызның горурлыгы. Бу истәлекле көндә халыкның үз каһарманнарын хөрмәтләве бөек хезмәт казанышлары, героик еллар турындагы истәлекләрне яшь буын күңелендә яңартуга хезмәт итә.
#Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыРТ #НавигаторыДетства16 #ГодСемьи #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #Юнармия #ДобрыйТатарстан @moinrt16 #ГероиОтечестваНД
К списку новостей