• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17
Телефон: +7(855)-587-50-08
E-Mail: tatar.cim20762@mail.ru, Gt.Zai@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева»
Руководитель: Мухаметханов Марат Фаимович
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 369 обучающихся
У нас учат: 28 учителей

Новости МБОУ "Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева"

“Милли белем һәм тәрбия: нәтиҗәләр һәм үсешнең төп юнәлешләре”

Опубликовано: 21.06.2023

21 июнь көнне, Зәй шәһәрендә “Милли белем һәм тәрбия: нәтиҗәләр һәм үсешнең төп юнәлешләре” дигән темага республикакүләм семинар үтте. Әлеге семинарда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Халиков Илгиз Илдар улы, ТР Мәгариф һәм министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек җитәкчесе Мусина Гөлия Фәргать кызы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «ТР Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Фәттахова Рузилә Фирдәвес кызы, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы өлкән укытучысы Һадиева Гөлнара Вәсил кызы, мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Абдуллина Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире Мансуров Илсур Салихҗан улы, татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы доценты Мукимова Нәсимә Әнвәр кызы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Зиннатуллин Разил Ринат улы, Зәй муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирүче мәктәпләрдә эшләүче укытучылар, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр катнашты. Cеминар үткәрүнең максаты: Зәй муниципаль районында милли белем һәм тәрбия торышын өйрәнү, туган телебезне үстерү өчен шартлар тудыру буенча эш юнәлешен билгеләү, тәҗрибә алышу, хөрмәтле кунакларыбызның фикерләрен ишетү.
Семинарның пленар бүлегендә Зәй мунципаль районында милли мәгариф һәм тәрбиягә караган мәсьәләләр күтәрелде, милли мәгариф системасында Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтының роле, регионнар белән эшләү тәҗрибәсе мөһимлеге турында әйтелде. Соңыннан эшлекле сөйләшү түгәрәк өстәл артында секцияләрдә дәвам итте.
Семинарның ахырында аеруча нәтиҗәле эшләүче педагогларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды.



К списку новостей