• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17
Телефон: +7(855)-587-50-08
E-Mail: tatar.cim20762@mail.ru, Gt.Zai@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева»
Руководитель: Мухаметханов Марат Фаимович
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 369 обучающихся
У нас учат: 28 учителей

Новости МБОУ "Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева"

“Аулак өй - баттл”

Опубликовано: 23.07.2022

23 июльдә Зәйнең “Адымнар” татар мәдәнияте клубы Бөек Болгарга юл алды. Биредә II Халыкара этномәдәни “Ага-Базар” фестивале кысаларында “Аулак өй - баттл”ның финалы узды. 20 июльдә Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сарае каршында эшләүче "Адымнар" татар мәдәнияте клубы "Аулак өй - баттл" республикакүләм проектының ярымфиналында катнашты. Чара Татарстан язучылар берлегенең Тукай клубында узды. "Аулак өй - баттл" проекты Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстар Республикасының Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының  Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы  Язучылар берлеге, "Татмедиа" АҖ ярдәмендә оештырыла.

"Аулак өй - баттл" проекты "Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы" уңаеннан югары уку йортларында, ТР районнары мәктәпләрендә һәм республикабызның төрле районнарында эшләп килүче иҗат берләшмәләрендә, иҗтимагый үзәкләрдә узды һәм проект республикакүләм дәрәҗәгә күтәрелде, - ди проект җитәкчесе Сәрия Закирова.

Проектның төп максаты – укучы балаларны, яшь буынны татар халкының гореф-гадәтләре, милли йолалары, татар халык уеннары белән таныштыру, актив иҗат иткән төрле буын каләм ияләре хакында мәгълүмат бирү, иҗатка омтылышы булган балаларны барлау, алар өчен иҗат лабораториясе булдырып, остаз каләм ияләреннән иҗатларына бәя алу. Язучылар берлегендә узган интеллектуаль һәм иҗади конкурста ярышлар шактый киеренке барды. Иң башта Язучылар берлеге командасы белән җыелма команда ярышты. Катнашучылар җыр-бию, нәфис сүздә осталыклары  белән беррәттән татар әдәбияты классиклары әсәрләрен ни дәрәҗәдә белүләрен дә күрсәтте. Биремнәр шактый катлаулы иде һәм язучылар командасы көчлерәк булып чыкты.

Зәй командасы – Фәннур Миннекәев җитәкчелегендәге “Энергетик” мәдәният сарае каршында эшләүче “Адымнар” татар мәдәнияте клубы. Клуб әгъзалары – “Энергетик” Мәдәният сарае костюмнар бүлеге мөдире Тәслимә Гәрәева,  “Шатлык” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнар Хөснетдинова, “Теремкәй” бакчасы педагогы Илсөяр Шәяхмәтова, “Кояшкай” бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Әгъзамова, “Тату гаилә” бакчасы тәрбиячесе Рәйсә Шушарина, “Салават күпере" бакчасы тәрбиячесе Венера Алексеева, Кадер мәктәбе укытучылары Ләйсән Садыйкова һәм Алсу Әюпова, татар гимназиясе укытучысы Рәфисә Гатиятуллина. Зәй командасы чыгышын тамашачы яратып кабул итте һәм көчле алкышларга күмде. Визит карточкадан ук зәйлеләрнең көчле көндәш булулары ачыкланды. Гөлнар Хөснетдинованың  дәртле биюе, Фәннур Миннекәев башкаруында “Мәдинәм-гөлкәем” халык  җырын тамашычы җылы кабул итте. Ә инде интеллектуаль бәйгедә зәйлеләргә тиңнәр булмады. Алар барлык диярлек бирелгән әсәрләрне белеп, авторын дөрес атап, җырлап күрсәтте. Уен нәтиҗәләре буенча Чувашиянең Батыр һәм Зәй районы командалары икесе дә җинүче булды.



К списку новостей