Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
E-Mail: | tatar.cim20762@mail.ru, Gt.Zai@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 369 обучающихся |
У нас учат: | 28 учителей |
Новости МБОУ "Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева"
Г.Тукайның туган көненә багышланган чаралар
Опубликовано: 22.04.2020Апрель – кар-бозның суга әйләнеп, туң җирнең эрегән, орлыкларның бүрткән, агач бөреләре тулган чак... Нәкъ менә бар тереклек уянган мәлдә, бәлки, иҗатка да яңа сулыш өрсендер дип, яңа шигърият бүләк итүче кабатланмас шәхес Тукай туган чак... Бәяләп бетергесез зур иҗади мирас калдырып, олуг әдип мәңгелеккә күзләрен йомган чак... Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.
Без, белем бирү процессында үзгәрешләр килеп чыгуга карамастан, гимназиябездә бу атнаны Тукай атналыгы буларак билгеләп үтәбез. Укучыларыбыз халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның шигырьләре буенча рәсемнәр ясыйлар һәм төрле эшләнмәләр әзерлиләр, шигырьләрен укып видеоязмага төшерәләр.
Тукай – безнең юлдашыбыз. Аның Шүрәлесе, Су анасы, Кәҗә белән Сарыгы һәм башка геройлары сабый чактан бүгенге көнгә кадәр безне озатып килә. “Туган тел”е ана телебезгә хөрмәтебезне үстерсә, “Туган авыл”ы газиз туган җиребезгә мәхәббәтебезне көчәйтә.
К списку новостей