• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17
Телефон: +7(855)-587-50-08
E-Mail: tatar.cim20762@mail.ru, Gt.Zai@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева»
Руководитель: Мухаметханов Марат Фаимович
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 369 обучающихся
У нас учат: 28 учителей

Новости МБОУ "Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева"

Туган тел көне

Опубликовано: 21.02.2019

 

 

   21 нче февральдә кешелек дөньясы ЮНЕСКО инициативасы белән   Халыкара телләр көнен билгеләп үтә.

   Татар теле, Анам теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган hәм мактау җырлары җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән hәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән. Туган телебезне саклау һәм үстерү- безнең изге бурычыбыз. Чөнки телебез бетсә, татар дигән милләт тә бетәчәк.  Туган тел – ул безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче аралашу телебез. Шуңа да саклыйк, хөрмәт итик, чит сүзләр белән буямыйк аны.

     21 нче февральдә уздырылган җирле язучы  Әгъзәмова Фәния Хәйдәр кызы белән очрашу да бик үзенчәлекле һәм истә калырлык булды.  4 нче А сыйныфы  укучыларына татар халкының  бөек шагыйрьләре Габдулла Тукай, Муса Җәлил язган шигырьләрен сөйләде, кызыклы мәзәкләр белән таныштырды.  Фәния Хәйдаровна гади, аңлаешлы, үтемле итеп балалар белән аралашты. Актив катнашкан балаларга үзенең кечкенә бүләкләрен дә тапшырды.“Талантлы кешеләрне читтән эзләргә кирәкми икән, алар безнең арада,”-дип әйтәсе килә.

-Очрашудан канатланып, яшәреп киттем,-ди Фәния апа.

Кичә бик күңелле үтте. Гимназия укучылары һәм укытучылары исеменнән Фәния Хәйдәр кызына сәламәтлек,иҗади уңышлар телибез.



К списку новостей