• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17
Телефон: +7(855)-587-50-08
E-Mail: tatar.cim20762@mail.ru, Gt.Zai@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева»
Руководитель: Мухаметханов Марат Фаимович
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 369 обучающихся
У нас учат: 28 учителей

Новости МБОУ "Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева"

1июнь – халыкара балаларны яклау көне

Опубликовано: 29.05.2017

Бүген укытучылар, балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – сабыйларга үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары, милли әдәбияты белән таныштыру. Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көн-күреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнә һәм бик теләп уйный. Уеннар бала өчен туган телен камилләштерүнең беренче чарасы булып тора. Аларда катнашу сабыйга физик көчен, җыр-биюгә осталыгын, сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә. Күмәк эшләү, ярдәмләшү, шәфкатьлелек  кебек уңай  сыйфатларны үстерә. 1июнь – халыкара балаларны яклау көне. Шушы уңайдан, гимназиябездә Сабантуй бәйрәме үткәрелде.  2 нче сыйныф укучылары, укытучылары Шарифуллина Г.В., бәйрәмне  тантаналы ачты. Чарага янәшәдәге балалар бакчалары: “Кояшкай”, “Алтынчәч”, “Уймак кыз” да тәрбияләнүче әзерлек төркенә йөрүчеләр, шулай ук шүһәребездә эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы кунаклары да чакырылган иде. Алар балалар белән бергә  җырладылар, биеделәр, чүлмәк вату,   капчык киеп йөгерү, йомыркалы кашык кабып йөгерү,   аркан тарту кебек күңелле уеннарда катнаштылар. Килгән кунаклар белән бәйрәмебез бигрәк тә күңелле үтте. Балалар өчен Сабантуй – күңелле вакыйга һәм ул гомерлеккә хәтер сандыгында  сакланыр.Уеннар ярдәмендә балаларга милли йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне   ирештерсәк, алар онытылмас, гасырлардан гасырларга күчеп дәвам итәр, мәңге сакланыр, милләтебез исән булыр.



К списку новостей