Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Табигатьне саклагыз! 28.10.2024

"Экология - һәркем эше" дигән V Халыкара балалар һәм яшүсмерләр премиясе кысаларында, гимназиядә "Табигатьне саклагыз!" дип исемләнгән акция узды. Аның максаты экология, табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт темаларын популярлаштыру.
#экологияделокаждого #ecologyiseveryone
-
Волонтерлар шәһәр ярминкәсендә 26.10.2024

Гимназия укучы-волонтерлары ихластан хәйрия эшләрендә катнашалар. Шимбә көнне уза торган шәһәр ярминкәсендә ялгыз картларга, өлкәннәргә, ятимнәргә ярдәм иттеләр.
-
Гимназиябез хөрмәтле кунакларны кабул итте. 26.10.2024

Һәр төбәкнең үз горурлыгы булган данлыклы кешеләре бар. Аңа бәяне дә шуларның эш-гамәлләренә карап бирәләр. Бу яктан Зәй районы аерата бәхетле, чөнки зур дәрәҗәләргә, мактаулы исемнәргә ия булган кешеләре күп аның. Шундый күренекле шәхесләребезнең берсе Ринат Шәех улы Фәрдиев.
26 нчы октябрь көнне гимназиябез хөрмәтле кунакларны кабул итте. Алар арасында Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Хамаев Азат Кыям улы, Комаров Рияз Фоат улы, шулай ук Ринат Шәех улы Фәрдиевнең якыннары булды. Шәһәребез кунаклары гимназия коллективы һәм укучыларның нинди шартларда белем алуын күрде.
-
«Көзге каникуллар» оператив-профилактик чарасы 24.10.2024

Гимназиядә «Көзге каникуллар» оператив-профилактик чарасы кысаларында укучылар белән балалар юл-транспорт һәлакәтен, көзге чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны профилактикалау мәсьәләләре буенча сыйныф сәгатьләре үтте . Балалар юлда үз-үзләрен тотуның төп кагыйдәләрен искә төшерде, сыйныф җитәкчеләре җәяүлеләр кичүе буенча юлның куркынычсыз үтүен, яктылык кайтаручы элементлар куллану кирәклеген аңлатты. Барлык балалар да диярлек мәктәп сумкаларында һәм киемнәрендә шундый аксессуарлар булдыру , шулай ук һәрвакыт юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә бирделәр.
Шәһәребезнең прокурор ярдәмчесе Рахимзянова Лилия Фаритовна өлкән сыйныф укучылары белән аерым әңгәмә уздырды.
Укучыларының каникулларын куркынычсыз итү-балалар белән алып барылган әңгәмәләрнең иң төп бурычы -
«Бердәм Россия белән финанс грамоталылыгы» проекты 24.10.2024

Халык программасының «Үсеш икътисады» юнәлеше һәм «Бердәм Россия белән финанс грамоталылыгы» проектын тормышка ашыру кысаларында , 9-11 сыйныфлар арасында Зәй муниципаль районының вәкиллекле органы депутаты Уразайкин Петр Сергеевич белән берлектә ачык дәрес үткәрелде.
-
Профориентация - яшьләрне һөнәр сайлауга әзерләүнең фәнни нигезләнгән системасы 24.10.2024

Ул һәр шәхеснең индивидуаль үзенчәлекләрен дә, хезмәт ресурсларын җәмгыять мәнфәгатьләрендә тулысынча бүлү кирәклеген дә исәпкә алырга тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә мәгариф системасы алдына яңа проблема килеп баса - үсеп килүче буынга карарларны мөстәкыйль кабул итү һәм җаваплы гамәлләргә, һөнәри эшчәнлеккә югары мәгълүмати тирәлектә әзерләү. Һөнәр дөньясы күптөрле һәм үзгәрүчән, яңа һөнәрләр барлыкка килә.
24 нче октябрь көнне гимназиядә профориентация көне уңаеннан,ТР "Гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБССУнең Әлмәт филиалы табиб-эпидемиологы Стефановна Иклимә Габдрәкип кызы белән очрашу узды. -
Республиканский конкурс творческих работ антикоррупционной направленности «Знай и не допускай!» 24.10.2024

Ученик 1Б класса Фазлыев Ильназ (руководитель Жайляева Л.И.) принял участие в Республиканском конкурсе творческих работ антикоррупционной направленности "Знай и не допускай!"
-
"Экология - һәркем эше" 21.10.2024

"Экология - һәркем эше" дигән V Халыкара балалар һәм яшүсмерләр премиясе кысаларында, гимназиядә "Табигатьне саклагыз!" дип исемләнгән акция узды.Аның максаты экология, табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт темаларын популярлаштыру.
-
"Гаилә командасы" спорт фестивале 19.10.2024

19 нчы октябрь көнне "Гаилә командасы" дигән спорт фестивале Зәй районы гаиләләрен берләштерде "Алдынгылар хәрәкәте" тарафыннан оештырылган «Старт»спорт-сәламәтләндерү комплексы мәйданчыгында 14 команда кабул ителде. Алар озынлыкка сикерү, эстафеталар, мини-футболда көч сынашты. Катнашучылар барлык этапларны үтү өчен максималь җитезлек һәм көч куйдылар. Гимназиядән 3 нче А сыныфыннан Вафиннар гаиләсе катнашты. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Юлларда игътибарлы бул! 17.10.2024

Бүген, 17 нче октябрь көнне, гимназиядә 8-10 нчы сыйныф укучылары өчен Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе ДБУнең Зәй бүлекчәсе җитәкчесе Иванов Вадим Валентинович белән очрашу булды. Очрашу кысаларында “Алдынгылар хәрәкәте” мавыктыргыч ролик күрсәттеләр, анда мотоциклларда, питбайкларда һәм электр самокатларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары күрсәтелде. Шуны истә тотыйк: юлда куркынычсызлык - һәрберебезнең җаваплылыгы ул!












