Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
"Көзге тавышлар һәм төсләр дөньясына сәяхәт". 28.11.2023

Сынлы сәнгать атналыгының икенче көне. Интеграль дәрес. Чарада 5а һәм 6б катнашты. Тема "Көзге тавышлар һәм төсләр дөньясына сәяхәт".
-
27.11.2023

27 ноябрь көнне “Мөһим турында сөйләшү” (“Разговор о важном”) сыйныф сәгате “ Туган ил нәрсә ул?” дип аталды. Сыйныф сәгатенең максаты: илебезгә,үз төбәгенә мәхәббәт һәм хөрмәт, аның мәдәниятенә һәм тарихына, традицияләренә, анда яшәүче кешеләргә, аларның казанышлары өчен горурлану .
-
27.11.2023

27 ноябрь көнне гимназиянең актлар залында Казан ветеринария һәм аграр университеты вәкилләре югары сыйныф укучылары белән очрашты. Алар югары уку йортына керү мөмкинлекләре белән таныштырдылар.
-
27.11.2023

Бүген гимназиядә «Россия бөркете» проекты буенча дүртенче сыйныф укучыларына сувенир значоклар тапшыру тантанасы булды. «Барсик» билгесе – «Татарстанның беренче хәрәкәтләре» символы-талисманы. «Россия бөркетләре» - Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче баскычы булып тора.
Шулай ук, линейкада башлангыч сыйныфлар атналыгына да йомгак ясалды. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче укучыларга дипломнар тапшырылды. -
27.11.2023

Гимназиядә 27 нче ноябрьдән 2 нче декабрьгә кадәр сынлы сәнгать атналыгы уза. Әлеге атналык кысаларында “Әнием, мин сине яратам” темасына интегральләшкән сынлы сәнгать дәресе үткәрелде. Дәресне башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәйхетдинова Г.М. һәм сынлы сәнгать укытучысы Горшкова Ю.Е. үткәрде.
-
23.11.2023

Патриотик тәрбия бирү максатыннан гимназиядә «Батырлык дәресе» узды.
Батырлык дәресе - яшь буын арасында патриотизм рухын күтәрүгә юнәлтелгән чара. Бүгенге чара, шәһәребез хәрби комиссариаты белән берлектә, махсус хәрби операциядән кайткан якташыбыз белән очрашу булды . Дәреснең максаты: балаларда ватанпәрвәрлек хисе, үз халкының үткәненә хәтер, Ватанга мәхәббәт, җирдә дөньяны саклап калган кешеләргә хөрмәт тәрбияләү.
Шулай ук хәрби комиссариат хезмәткәре укучыларга югары уку йортларына керү мөмкинлекләре турында да әйтеп узды. -
22.11.2023

Бүген гимназиябездә психология атналыгы башланып китте. Укучылар өчен «Игелеклелек турында табышмаклар» дигән чара узды. Әлеге чарада балалар үзләренең уңай сыйфатларын атадылар, игелек сүзен әкият герое белән чагыштырдылар. Төрле сорауларга җавап бирделәр:
«Әгәр Игелек әкият герое булса, ул кайда яшәр иде?»
«Ул нинди булыр иде?»
«Ул нәрсә эшләр иде?»
«Кем белән аралашыр идең?»
Чара бик җылы, күңелле атмосферада үтте. Балалар бик күп тәэсир, уңай эмоцияләр алдылар.
Чараның ахырында укучылар флешмоб биеде.
-
22.11.2023

22 ноябрьдә башлангыч сыйныф укучылары Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре Л.А. Писарева белән очрашты. Аның максаты-янгын куркынычсызлыгы буенча белемнәрне ныгыту, ут белән шаярулардан өйдә янгын чыгуны кисәтү, паркларда, урамнарда шартлаткычлар кулланмау. Л.А.Писарева кышкы чорда сулыкларда нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук йорт түбәләреннән кар кисәкләре төшү очраклары да булырга мөмкинлеге искәртелде.Әңгәмә ахырында укучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм аларга җаваплар алдылар.
-
21.11.2023

Отряды Юнармии нашей гимназии присоединились к военно-патриотической акции «Пишу тебе, дорогой друг!». Обучающиеся написали трогательные письма детям Лисичанска, в которых звучат слова искренней поддержки и теплых пожеланий.
Гимназиябезнең ЮНАРМИЯ отряды «Сиңа язам, кадерле дустым!» дигән хәрби-патриотик акциясенә кушылды. Укучылар Лисичанск балаларына күңелгә үтеп керерлек җылы эчтәлекле хатлар яздылар, аларда чын күңелдән әйтелгән матур теләкләр яңгырый.
-
20.11.2023

Бүген безнең гимназиябездә урта һәм өлкән звено укучылары өчен традицион линейка узды. Әлеге линейка дәүләт гимннарын башкарудан һәм флаглар чыгарудан башланды. Линейка тантаналы шартларда узды, чөнки безнең укучыларыбыз төрле юнәлештәге конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулады.
Шулай ук, линейкада Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлеге җитәкчесе Алчина Наталья Александровна да чакырылган иде. Ул «Мәктәп чисталык кубогы» дигән ЭКО-уен активистларына призлар тапшырды.











