Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад "Солнышко" общеразвивающего вида" Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423520, Республика Татарстан, Заинский район, г. Заинск, ул. Комсомольская, д. 65"а" |
Телефон: | +7(855)-587-07-41 |
E-Mail: | zainskdou5@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад "Солнышко" |
Руководитель: | Сафиуллина Алия Сергеевна |
Год основания учреждения: | 1962 |
У нас учатся: | 102 воспитанников |
У нас учат: | 12 педагогов |
Новости МБДОУ "Детский сад "Солнышко"
«Табигатьне Эколяталар белән бергә»
Опубликовано: 25.04.2024«Табигатьне Эколяталар белән бергә» дигән исем астында, өлкәннәр һәм уртанчылар төркеме балалары белән туган җир язмышы өчен җаваплылык тәрбияләү, экологик культура формалаштыру максатыннан, «Бөтенроссия Эколяталар көне» үткәрелде. Балаларны табигать белән таныштыру -балалар белән эшләүдә мөһим бурычларның берсе.
Чара Туган як табигатен саклау һәм коткару зарурлыгына юнәлтелгән иде. Чыршы, Тихоня, Шалун һәм Умница бәйрәмнең төп геройлары булды. Алар балаларны хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының төрлелеге белән таныштырдылар, алар кызыклы биремнәр әзерләгән иде. Эколяталар балаларга экологик табышмаклар әйттеләр, "Хайваннарны группага бүл', уены безнең як хайваннары һәм кошлары турында белемнәрне ныгытты. Балалар пластик шешәләрдән һәм бөкеләрдән болынны чистартырга булыштылар һәм чүп-чарны аерым җыю буенча белемнәрне кабатладылар.
Шулай ук Геройлар-Эколятлар урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында викторина үткәрделәр, анда балалар үзләренең яхшы белемнәрен күрсәтте. Балалар «Эколята» эмблемасы белән бүләкләнделәр.
Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Бәйрәм ахырында балалар Эколяталар белән бергә җир шарын чәчәкләр белән бизәделәр.Эколята гимнын тыңладылар.
К списку новостей