• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад "Солнышко" общеразвивающего вида" Заинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, Республика Татарстан, Заинский район, г. Заинск, ул. Комсомольская, д. 65"а"
Телефон: +7(855)-587-07-41
E-Mail: zainskdou5@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад "Солнышко"
Руководитель: Сафиуллина Алия Сергеевна
Год основания учреждения: 1962
У нас учатся: 102 воспитанников
У нас учат: 12 педагогов

Новости МБДОУ "Детский сад "Солнышко"

"Сабан туй-2023"

Опубликовано: 01.06.2023

Татар халкы элек-электән бик тырыш, эшчән халык булган. Җиренә җиткереп эшен дә эшләгән, бәйрәм итеп ял да итә белгән. Кыр эшләре тәмамлану белән зур мәйданнарга җыелып Сабантуй бәйрәмен үткәреп күңел ачкан. Әлеге бәйрәм бик борынгыдан килеп, бүгенге көнгә кадәр дә асылын югалтмыйча татар дөньясында зурлап бәйрәм ителә.
Без үзебезнең гореф гадәтләребезне онытмаска, аларны киләчәк буыннарга да чәчми-түкми җиткерергә бурычлыбыз. Шуңа күрә үзебезнең “Кояшкай” балалар бакчасында матур итеп бәйрәм чарасын уздырдык. Татарча милли моңлы көйләр тавышы ишетелеп торды. Бик күңелле уеннар оештырылды. Бәйрәм татарча көрәш белән башланып китте. Батыр исемен Шәйхетдинов Нурислам яулады. Балалар берсеннән-берсе узыша-узыша капчык киеп тә сикерделәр, чүлмәк тә ваттылар, бердәмлектә көч икәнен аңлау өчен канат та тартып карадылар.
Сабантуй бәйрәме балаларга бик ошады, күңелләренә шулкадәр хуш килде. Йөзләреннән елмаю, күзләрендә кызыксынучанлык утлары иде. Бәйрәм тәмамлангач истәлеккә фотога да төштек. Балалар да, өлкәннәр дә бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралышты.
Сабыйларыбызны Сабантуй бәйрәме, татарның гореф-гадәте белән таныштыруны балалар бакчасыннан башларга кирәк. Күңелләренә миллилик,
туган телнең орлыкларын салу кечкенәдән башлана. Шуңа күрә бу матур бәйрәмне бакчабызда уздыру гадәткә кертелгән.



К списку новостей