Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад "Солнышко" общеразвивающего вида" Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423520, Республика Татарстан, Заинский район, г. Заинск, ул. Комсомольская, д. 65"а" |
Телефон: | +7(855)-587-07-41 |
E-Mail: | zainskdou5@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад "Солнышко" |
Руководитель: | Сафиуллина Алия Сергеевна |
Год основания учреждения: | 1962 |
У нас учатся: | 102 воспитанников |
У нас учат: | 12 педагогов |
Новости МБДОУ "Детский сад "Солнышко"
"Туган тел көне"
Опубликовано: 21.02.2023Халкым теле-хаклык теле,
Аннан башка минем илем юк;
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
21 нче февраль - Туган тел көне. Туган тел - һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, ”әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз.
Туган тел көне уңаеннан, "Кояшкай" балалар бакчасында балалар төркемнәрдә татар халык уеннары уйнадылар, милли орнаментлар белэн түбәтәй, калфак бизәделәр.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Р.Ш. Фәрдиев исемендәге" Татар гимназиясенә кунакка бардылар. Анда татар халык уеннарын уйнадылар, татар халык ашлары күргәзмәсе белән таныштылар.
Туган телебезне онытмаска, аны буыннан буынга җиткерү - ул безнең төп максатыбыз. Шуңа күрә без, балаларны туган телен яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтәбез.
К списку новостей