• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад "Солнышко" общеразвивающего вида" Заинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, Республика Татарстан, Заинский район, г. Заинск, ул. Комсомольская, д. 65"а"
Телефон: +7(855)-587-07-41
E-Mail: zainskdou5@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад "Солнышко"
Руководитель: Сафиуллина Алия Сергеевна
Год основания учреждения: 1962
У нас учатся: 102 воспитанников
У нас учат: 12 педагогов

Новости МБДОУ "Детский сад "Солнышко"

Преемственность детский сад школа

Опубликовано: 26.01.2023

Мәктәп һәм балалар бакчасы-мәгариф системасында икесе янәшә тора. Баланың мәктәпкә әзерлексез килүе тискәре нәтиҗәләргә китерә: сыйныфта ул уңайсызлык кичерә, чөнки ул яңа режимга күчә.

Шуның өчен без балаларны мәктәпкә алдан әзерлибез, алар белән авырлыклар турында фикер алышабыз, килеп туган проблемаларны хәл итүнең ысулларын өйрәнәбез. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтәге баланың мәктәп белән танышуы, аларга үз белемнәрен уңышлы башларга һәм «яңа тормышка» күчүне җиңеләйтергә ярдәм итә.

Мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен иң яхшысы – мәктәп буенча экскурсия үткәрү.

Һәм менә "Кояшкай" балалар бакчасының булачак беренче сыйныф укучылары үзләренең хыялларын тормышка ашырдылар. Безнең балалар бакчасы Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән гимназиягә экскурсия үткәрелде.

Балаларга экскурсияне оештыручы педагог Лира Ильмир кызы үткәрде.

Балалар алдында искиткеч мәктәп тормышының яңа дөньясы ачылды. Аның озын зур коридорлары, якты уңайлы сыйныфлары, сөйкемле педагоглары балаларда яхшы тәэсир калдырды. Коридорлар буйлап узганда укучыларның рәсемнәрен карадылар, фотостендлардан укучыларның ничек яшәве һәм аларда нинди чаралар узуы турында белделәр. Аннан соң балаларны мәктәп музее белән таныштырдылар, анда аларны тарих укытучысы Белышева Анна Владимировна каршы алды. “Китапханәгә рәхим итегез", - дип каршы алды балаларны китапханәче Камалова Венера Гыйзар кызы . Кергәч, мәктәпкәчә яшьтәге балалар китап киштәләрен, утырып китап укырга мөмкин булган өстәлләрне һәм урындыкларны күрделәр. Венера Гизаровна китаплар күргәзмәсе әзерләгән иде. Балалар «китаплар тормышы» турында файдалы мәгълүматлар алдылар. Балалар китаплар саклана торган бүлмәгә кердек. Балалар киштәләрдә күпме китап тезелгәнен күрделәр. Узып барышлый физкультура залына да кереп чыктык. Булачак укытучылар Нафида Салихянова һәм Гөлназ Валерьяновна белән очрашу иң истә калырлык булды , алар дәресләрдә үз-үзеңне тотуның кайбер кагыйдәләре турында сөйләделәр. Мәктәпкә экскурсия аларга бик ошады. Булачак беренче сыйныф укучылары өчен кызыклы һәм файдалы экскурсия булды. Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе укытучыларына зур рәхмәт, киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлеккә өметләнәбез.



К списку новостей