Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад "Солнышко" общеразвивающего вида" Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423520, Республика Татарстан, Заинский район, г. Заинск, ул. Комсомольская, д. 65"а" |
Телефон: | +7(855)-587-07-41 |
E-Mail: | zainskdou5@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад "Солнышко" |
Руководитель: | Сафиуллина Алия Сергеевна |
Год основания учреждения: | 1962 |
У нас учатся: | 102 воспитанников |
У нас учат: | 12 педагогов |
Новости МБДОУ "Детский сад "Солнышко"
Акция «Солдатка хат», «Җеп җый, солдатка җылы оекбашлар булыр!”
Опубликовано: 21.11.2022«Кояшкай» балалар бакчасының тәрбия-белем бирү эшчәнлегендә төп максатларның берсе булып мәктәпкәчә яшьтәге балаларда гражданлык-патриотик сыйфатлар тәрбияләү тора. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен даими рәвештә гражданлык һәм патриотик юнәлештәге чаралар оештырыла. Балалар бакчасында патриотизм сүз белән генә түгел, эш белән дә тәрбияләнә. «Кояшкай» балалар бакчасында «Солдатка хат», «Җеп җый, солдатка җылы оекбашлар булыр!» дигән акция үткәрелде, анда мәктәпкә әзерлек төркеменең балалары, педагоглары һәм ата-аналар катнаштылар. Балалар, бу акциянең илебездә көне – төне тынычлыкны саклаучы яшьләр алдында безнең гражданлык бурычыбыз икәнен аңлыйлар. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда без патриотлык, Ватанга мәхәббәт, Ватанны саклаучылар белән горурлану хисе тәрбияләргә тырышабыз. Иң кыйммәтлесе - яшь буынның, өйләреннән еракта булган кешеләрнең хәлен аңлап, аларга ярдәм күрсәтергә омтылулары, үзләре язган сүзләр, ясаган рәсемнәре алар өчен зур көчкә ия икәнлеген аңлаулары. Шуңа күрә һәр хатның, һәр рәсем һәм шигырьнең үз адресатына барып җитүе мөһим. Без солдатларга, безнең тынычлыгыбыз өчен сакта торуларына бик рәхмәтле, алар белән горурланабыз. Безнең хатларыбыз аларга бераз шатлык алып килсен!
К списку новостей