• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423501, Российская Федерация, Республика Татарстан, Заинский район, с. Аксарино, ул. Школьная, д.4.
Телефон: +7(855)-583-73-34
E-Mail: aksar37@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Аксаринская ООШ" Заинского муниципального района Республики Татарстан
Руководитель: Хасаншин Рафаиль Мунавирович
Год основания учреждения: 1973
У нас учатся: обучающихся -30 воспитанников - 4
У нас учат: учителей -8 воспитатель - 1

Новости школы

Бүләкнең бәясе

Опубликовано: 20.03.2025

     20 март көнне Аксар мәктәбендә 9 сыйныфлар өчен «Бүләкнең бәясе”  ( “Цена подарка») дигән темага класс сәгате узды. Укучылар белән коррупция, ришвәтчелек темасына әңгәмә алып барылды, аларның бу күренешкә карата фикерләре, карашлары тыңланды.

  Бу тема бүгенге көндә бик актуаль. Коррупция ул ниндидер феномен. Аның кайдан килеп чыгу серен эзләп табу бик авыр. Бу темага бүгенге көндә Россия президенты Владимир Путин һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та бик зур игътибар итәләр. 2008 нче елның 25 нче декабрендә Россия Федерациясендә “Коррупциягә каршы көрәш”турында закон кабул ителде. Бу законда коррупциягә каршы көрәшнең төп принциплары, коррупцияне хокуый яктан кисәтү һәм хокук бозуларның нәтиҗәсен ликвидацияләү каралган. Нәрсә ул “коррупция”? Гади сүз белән әйткәндә, коррупция – законсыз юл белән кешеләрдән акча алу, акча җыю. Ә иң куркынычы шул: ул гадәти хәлгә, безнең тормыш рәвешенә әйләнеп бара.

   Бүгенге көндә коррупциягә каршы көрәш алып барыла. Чыгарылган законнар, “түгәрәк өстәлләр”, “кайнар элемтәләр” һичшиксез, тормышыбызны бу “чирдән” дәваларга ярдәм итәр дип ышанасы килә. Ришвәтчелек – кешенең сафлыгын, акылын, намусын, оятын, гаиләсен юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла.

   Мәктәбебездә ришвәтчелекнең асылын аңлатучы ачык дәресләр, класстан тыш чаралар, класс сәгатьләре үткәрелә. “Ришвәтчелеккә – юк!” дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшүләрдә укучылар актив катнаша, стенгазетлары чыгара, китап күргәзмәләре оештыра. Безгә тырышып укырга, үз- үзебезгә ышанып яшәргә генә кирәк.



К списку новостей