Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района
Визитная карточка
Адрес: | 423501, Российская Федерация, Республика Татарстан, Заинский район, с. Аксарино, ул. Школьная, д.4. |
Телефон: | +7(855)-583-73-34 |
E-Mail: | aksar37@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Аксаринская ООШ" Заинского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Хасаншин Рафаиль Мунавирович |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | обучающихся -30 воспитанников - 4 |
У нас учат: | учителей -8 воспитатель - 1 |
Новости школы
М.Җәлилне искә алу көне
Опубликовано: 15.02.202515 нче февраль - татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Быел шагыйрьнең тууына 119 ел уңаеннан Аксар төп гомуми белем мәктәбендә дә әдәби – музыкаль кичә узды.Укучылар шагыйрьнең биографиясе, иҗаты , тоткынлыкта күрсәткән батырлыгы турында мәгълүмат алдылар. Үзләре дә әзерләп килгән шигырьләрен сөйләделәр.
Тоткынлык шартларында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен М.Җәлилгә 1956 елда “Совелар союзы Герое” исеме бирелә, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты – бөтен дөньяга мәгълүм “Моабит дәфтәрләре”- СССР ның ул вакытта иң зур бүләге – Ленин премиясенә лаек була.
М.Җәлил һәм җәлилчеләрнең , яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы көрәш алып барулары турында дистәләрчә китап-романнар, кыйссалар, драма әсәрләре һәм поэмалар язылды, кинофильмнар төшерелде.Иң мөһиме: Җәлил һәм аның көрәштәшләре , ахыргы сулышларына кадәр туган илгә тугры калып, тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәттеләр.
М.Җәлилнең әдәби мирасы, бигрәк тә тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләре, бөтендөнья поэзиясенең үзенчәлекле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, яшәешнең матурлыгын күрергә, аны кадерли белергә һәм аның өчен көрәшергә чакыра.
К списку новостей