Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района
Визитная карточка
Адрес: | 423501, Российская Федерация, Республика Татарстан, Заинский район, с. Аксарино, ул. Школьная, д.4. |
Телефон: | +7(855)-583-73-34 |
E-Mail: | aksar37@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Аксаринская ООШ" Заинского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Хасаншин Рафаиль Мунавирович |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | обучающихся -30 воспитанников - 4 |
У нас учат: | учителей -8 воспитатель - 1 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Спартакиадада безнең укучылар 07.11.2016
Бу якшәмбедә авыллар арасында баскетбол буенча спартакиада узды. Аксар авылы командасында үзебезнең мәктәп чыгарылыш укучыларын күрү күңелне аеруча сөендерә.Ә аларның 1 урынны яулаулары белән чын күңелдән котлыйбыз һәм горурланабыз!!!Молодцы, егетләр!!!!!
-
Бүген Татарстан Конституциясе көне! 06.11.2016
6 ноябрь -яңа тарихта иң истәлекле көннәрнең берсе. Татарстан Республикасы Конституциясе – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып кабул ителгән, күпмилләтле халкыбыз сайлап алган принципиаль сәяси юлны билгеләгән төп канун ул.Бүген һәрбер Татарстанлыны әлеге бәйрәм белән котлыйбыз!Хокукларыбыз дәүләт кануннар белән сакланып,бурычларыбызны төгәл үтәп исән-сау,бердәмлектә яшик!
-
Түгәрәкләр эшли 05.11.2016
Каникуллар вакытында түгәрәк эшләре дәвам итә.Укучылар туган мәктәпләренә түгәрәкләргә яратып йөриләр.
-
Халыклар бердәмлеге көне белән Сезне! 04.11.2016
Ноябрь ае бәйрәмнәргә бай ай.Бүген- Халыклар бердәмлеге көне.Барча укучыларны,әти-әниләрне,Ватандашларны әлеге бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.Әйе,без бердәм булсак, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, шул чагында без – көчле халык. Иң әһәмиятлесе – кыйблабыз ачык, туры булсын!
-
9 сыйныфлар укуларын дәвам итәләр 02.11.2016
башка укучылар каникулларда йокылары туйганчы ял итеп,үз эшләре белән мәшгуль булсалар да, 9 сыйныфлар өчен каникуллар вакыты уку вакытыннан аз аерыла.Бүген алар математикадан БДИга өстәмә әзерләнү өчен җыелдылар.
-
Каникулларда түгәрәкләр эшен дәвам итә 01.11.2016
Көзге каникуллар булуга карамастан, балалар мәктәпкә юлны өзмиләр:кайсы түгәрәккә, кайсы аерым фәннәрдән өстәмә дәресләр алалар.Бүген исә башлангыч сыйныф укучылары спорт уеннары түгәрәгенә килделәр.Җитәкчеләре Нургалина Л.М. балалар өчен кызыклы уеннар, эстафеталар әзерләгән иде.
-
"КЭС- Баскет" ярышы Шепкә мәктәбендә 31.10.2016
Бүген укучылар командасы Шепкә төп белем бирү мәктәбендә узган " КЭС - Баскет" уенының куст ярышында катнаштылар. Әлеге кустта берничә авыл мәктәбе катнашты. Призлы урыннар исемлегенә керә алмасак та, уенчыларыбыз кәефләрен төшермәделәр.Җиңүчеләр исә кустның хуҗалары- Шепкә уенчылары булды. Аларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
9 ларда математикадан БДИ 30.10.2016
Бүген 9 сыйныфлар математика фәненнән БДИ эшләрен башкаруда үзләрен сынап карадылар.Әлеге сынау мәктәп стеналарында узса да, укучылар зур дулкынлану кичерделәр.Биремнәргә килгәндә, фикерләр төрлечә булды.Кемнәргәдер алар җиңел кебек тоелса да, кайберәүләр үзләренең белемнәрен әле ныклап тирәнәйтергә дигән фикергә килделәр. Киләчәктә зур уңышлар сезгә,9 лар!
-
Каникуллар башланды!!! 30.10.2016
Бүгенге көннән укучылар көзге каникулларга таралыштылар. Каникул вакытына мәктәпнең эш планы буенча, бүген ял көне клубы эше каралган иде. ("Клуб выходного дня") .Авыл советы карары буенча бүгенге көндә шулай ук зират чистарту өмәсе дә билгеләнгән булып чыкты. Шунлыктан зуррак сыйныф егетләре үзләренең әтиләре,абыйлары белән үлгәннәрнең рухларын сөендереп, чистарту, җыештыру эшләренә тартылдылар, ә кызлар исә мәктәпкә җыелдылар.Алдагы көннәрдә дә спорт залы ишекләре һәркем өчен ачык булачак, түгәрәкләр эшләрен график буенча алып барачаклар.
-
Урок памяти 29.10.2016
29 октября в МБОУ «Аксаринская ООШ» для учащихся 5-9 классов был проведён Урок памяти, посвященный осмыслению трагических событий, связанных с политическими репрессиями в России в XX веке. Целью мероприятия вспомнить всех, кто за годы Советской власти стали жертвами произвола тоталитарного государства, подверглись репрессиям за политические и религиозные убеждения, по социальным, национальным и иным признакам. Учащиеся были информированы о том, что 18 октября 1991 г. был принят и действует до настоящего времени Закон Российской Федерации «О реабилитации жертв политических репрессий». 30 октября был установлен День памяти жертв политических репрессий.