Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района
Визитная карточка
| Адрес: | 423501, Российская Федерация, Республика Татарстан, Заинский район, с. Аксарино, ул. Школьная, д.4. |
| Телефон: | +7(855)-583-73-34 |
| E-Mail: | Sax.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксаринская ООШ" Заинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Хасаншин Рафаиль Мунавирович |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | обучающихся -26 воспитанников - 3 |
| У нас учат: | учителей -8 воспитатель - 1 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Дуслык дәресләре дәвам итә 30.09.2017

Халыклар дуслыгы йорты оештырган проектка кушылып, мәктәпләрдә дуслык дәресләре уза.Бүген 8 сыйныф укучылары өчен "Дуслык-күңелне җылыта" темасына сыйныф сәгате узды.Соңыннан укучылар дуслык турында ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырылдылар.Балаларның үз фикерләрен кыю әйтә белүләренә ,дөрес фикерләүләренә күңел сөенә.
-
Өлкәннәрне зурлап 29.09.2017

Бүген мәктәптә өлкәннәр көненә багышланган кичә үткәрелде.Кичәгә ветеран хезмәткәрләребез һәм укучыларның әби-бабалары да чакырылган иде.Бәйрәм күтәренке рухта узды. "Кашыклар" ансамбле да, "театр артистлары" чыгышы да кунаклар күңеленә хуш килде.Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
ДО-МИ-СОЛЬКА 29.09.2017

5-6 яшьлек балалар белэн Зәй шәһәрендэ "Теремкәй" балалар бакчасында үткэрелгэн ДО-МИ-СОЛЬКА фестивалендә катнаштык.Афәрин кызлар.
-
финанс грамоталылык мөһим 26.09.2017

Бүген безнең мәктәптә "Наско" иминиятләштерү компаниясе белгече Садыкова Сания апа укучылар белән финанс грамоталылык темасына дәрес уздырды.
-
Барыбыз да шимбә өмәсенә! 23.09.2017

Кадерле укучылар,хөрмәтле әти-әниләр! 23 сентябрь көнне экологик шимбә өмәсендә мәктәп яны территориясен тәртипкә китерергә рәхим итегез!!
-
Тырышлыгыбыз үзебез өчен 23.09.2017

Бүген шимбә өмәсендә укучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре мәктәп яны территориясен коелган яфраклардан, мәктәп бакчасын чүпләрдән арындырдылар.Спорт мәйданчыгы да тәртипкә китерелде.Тырышлыгыбыз нәтиҗәсенә куанып туймаслык булды
-
ярминкәләр гөрли 22.09.2017

Бүген шәһәр үзәгендә мәктәп ярминкәләре гөрләде.Әлеге ярминкәгә без дә үз өлешебезне бик теләп керттек
-
Кисеп ябыштыру:Вазада көзге яфраклар бәйләме. 22.09.2017

-Балаларны симметрияле формалар кисүнең яңа ысулы белән таныштыру.
-Эшләү барышында төрле материалларны яраштыру (кәгаз һәм табигый материалларны) күнекмәсен ныгыту.
-Көзге төсләр гүзәллеген күреп соклану хисен тәрбияләү.
-
"Тынычлык күгәрченнәре" 21.09.2017

Бүген -Халыкара Тынычлык көне.Әлеге уңайдан илебездә 2001 елдан башлап( аңа кадәр сентябрь аеның 3 нче сишәмбесе үткән) 21 сентябрь көнне "Тынычлык күгәрчене" акциясе уздырыла.Әлеге уңайдан Аксар мәктәбе укучылары да, үзләре ясаган ак күгәрченнәргә безгә тынычлык бүләк иткән әби-бабаларының исемнәрен язып, аларны шарларга бәйләп күккә очырдылар."Без-тынычлык яклы.Безгә сугышлар кирәкми!"-диеп тибә иде бу минутларда сабыйларның йөрәге.
-
"Милләт кроссы-2017" 16.09.2017

Физик әзерлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән 16 сентябрьдә "Милләт кроссы-2017" узды.Әлеге чарадан безнең мәктәп коллективы да кушылды.










