Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района
Визитная карточка
Адрес: | 423501, Российская Федерация, Республика Татарстан, Заинский район, с. Аксарино, ул. Школьная, д.4. |
Телефон: | +7(855)-583-73-34 |
E-Mail: | aksar37@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Аксаринская ООШ" Заинского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Хасаншин Рафаиль Мунавирович |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | обучающихся -30 воспитанников - 4 |
У нас учат: | учителей -8 воспитатель - 1 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
түгәрәкләрне көтеп алабыз 16.05.2018
Мктәбебездә теннис буенча түгәрәкләр әле күптән түгел генә башланса да,укучылар тренерлары Марат абыйларын көтеп алалар.Ул аларга теннис уенының серләрен төшендерә
-
Айзат Кашапов истәлегенә көрәш 05.05.2018
Бүген Айзат Кашапов истәлегенә көрәш буенча турнир узды. Безнең мәктәпнең Бурганов Т.Г.җитәкчелегендә шөгыльләнүче укучылар призлы урыннар алып кайттылар.Үз авырлыкларында Баязитов Д. 3 урын, Баязитов С. 2 урын, Камалеев И. 2 урынннарны яуладылар
-
Сәламәтлек көне 30.04.2018
Бүген мәктәптә сәламәтлек көне игълан ителгән иде. Укучылар спорт уеннары да уйнадылар,күңел дә ачтылар.
-
ял көннәрендә дә хезмәттә 29.04.2018
Бүген ял көне булуга карамастан, физкультура укытучылары семинарга җыелдылар.Семинардан укытучылар үзләренә кирәкле мәгълумать туплап,кызыксындырган,борчыган сорауларына җаваплар алып таралыштылар
-
Бәйрәм ялларында куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтик! 28.04.2018
Бүген укучыларны бәйрәм ялларына озатканда, һәр сыйныфта куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшердек,1 май бәйрәмнәренең икеләтә җаваплы икәнен аңлаттык.Чөнки язгы бакча эшләренең дә,бәйрәмне болыннарда җыелып билгеләп үтүнең дә күңелле генә түгел,куркыныч,җаваплы яклары да бик күп.Соңыннан мәктәпкүләм линейкада бу турыда яңадан искә төшерелде һәм төрле конкурсларда җиңгән укучыларга дипломнар тапшырылды.
-
Безнең Тукай 26.04.2018
Бүген ничә буын тәрбияләгән бөек язучыбызның Туган көне.Әлеге көн уңаеннан укучылар сыйныф сәгатьләрендә,дәресләрдә Тукай иҗатына тагын бер кат күзәтү ясадылар.Китапханәдә күргәзмә оештырылды.Викторина,КВН кебек чараларда да актив катнаштылар.Ә Альбина Айратовна җитәкчелегендә Тукай геройларына ясалган аппликация укучыларныж күңеленә бигрәк тә хуш килде
-
Шаяхметов А.Ш. истәлегенә көрәш 23.04.2018
Милли көрәш буенча Шаяхметов А. Ш. истәлегенә уздырылган ярышларда безнең укучылар сынатмады.Безнең укучылар 4 призлы урын яуладылар.Тренерлары Бурганов Т.Г.хезмәтенең җимешләренә без бик куанабыз һәм аларның барысын да әлеге җиңүләре белән котлыйбыз!!!
-
Барыбыз да шимбә өмәсенә!! 21.04.2018
Бүген район территориясендә тәртип салу буенча удар көн булды.Безнең мәктәп коллективы да әлеге эшнең үзәгендә кайнады.барлык укучылар да бу чарада теләп һәм актив катнаштылар.Аларга бары тик рәмәт сүзләре генә әйтәсе килә.
-
Ел укучысы-2018 бәйгесендә 20.04.2018
Бүген А.Алиш исемендәге балалар иҗат йортында "Ел укучысы-2018" муниципаль конкурсы узды.Әлеге конкурста 23 укучы катнашты.Алар осталыкларын өч номинациядә күрсәттеләр. Беренче тур портфолиолар нәтиҗәсе буенча бәяләнде. II нче тур "Әйдәгез, танышыйк" дип аталды һәм анда һәр катнашучы компьютер презентациясе ярдәмендә үз-үзләре, укулары, яраткан шөгыльләре, ирешкән уңышлары, дуслары, гаиләсе белән таныштырдылар.
Өченче - ораторлык осталыгы бәйгесендә конкурсантлар "Лидер кем ул?" соравына җавап эзләделәр . Алар лидерлык сыйфатын ничек күзаллаулары, үзләренең лидер буларак башкарган хезмәтләре турында сөйләделәр. Бәйгегә бәя биргәндә, укучының теманы ача алуы, эчтәлек, башкару осталыгы, яңалыкка омтылышы исәпкә алынды.
Укучыларның фикерләү дәрәҗәсен һәм тапкырлыгын, зирәклеген ачыклау максатында үткәрелгән бу конкурста безнең мәктәптән уку алдынгысы,җәмәгать эшләрендә иң актив укучыларның берсе,олимпиадаларда,төрле конкурсларда җиңүләр яулаган Алмаз катнашты.Ул үзенең тирән белемле булуын тагын бер кат раслап лауреат исеменә лаек булды.
-
ВПР-Россиякүләм тикшерү эшләре 19.04.2018
Бүген 4 сыйныф укучылары рус теленнән ВПРның 2 нче өлеш биремнәрен үтәделәр.ВПР да районнан килгән вәкил,әти-әниләр комитетыннан Мохәметдинова Э.В.катнашты. ВПР ның 1 нче өлеше 17 апрельдә узган иде