Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
| E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 259 учащихся |
| У нас учат: | 21педагог |
Все школьные новости
Республика семинары “Ризаэддин Фәхреддиннең мирасын файдалану – мәктәпнең заманча белем бирү тирәлегендә укыту-тәрбия процессын гуманлаштыру нигезе”.
Опубликовано: 30.01.2015
Мәктәбебездә 30 нчы гыйнварда “Ризаэддин Фәхреддиннең мирасын файдалану – мәктәпнең заманча белем бирү тирәлегендә укыту-тәрбия процессын гуманлаштыру нигезе” Республика семинары булып узды.
Риза Фәхретдин бар гомерен яхшылык, белем, мәгърифәт, дин өчен көрәшкә багышлый. Мәгърифәтче-галим “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас,” – дип яза. Шуңа күрә балаларны кече яшьтән ныклы тәрбия бирү һәм гүзәл холык формалаштыру бик зарур.
Кызганычка каршы, хәзер безнең тирә-якта әхлаксызлык, бозыклык, алдау, акча хакимлек итә төсле. Дөнья күбрәк начар гамәлләр, көчләү—талаулар, үтерешләр, террор, наркомания, эчкечелек белән тулы. Адәм баласы күңеленә салынган сафлыкны, әхлакый ныклыкны, мәрхәмәтлелекне ничек саклап калырга соң?
Һәр халыкның, шул исәптән татар халкының да иң изге, һәрвакыт нык ымсындырып торган хыялы – һәрьяклап камил шәхес тәрбияләү. Тарихи үсеш дәвамында халыкның хәтер сандыгында шәхес тәрбияләү белән бәйле карашлары, фикерләре, ысуллары тупланып килгән, һәм бу рухи хәзинә, өзлексез камилләшә барып буыннан-буынга тапшырылган.
Бүген әхлак проблемаларына аерым игътибар ителгән заманда балаларга ныклы әхлакый тәрбия бирүдә, шәхес итеп тәрбияләүдә мәгърифәтче-педагог Ризаэтдин Фәхретдиннең рухи мирасы һәр укытучы өчен бәяләп бетермәслек хәзинә.
Источник: МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ"
К списку новостей











