Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
| E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 259 учащихся |
| У нас учат: | 21педагог |
Все школьные новости
Татарстанда беренче сыйныфка баручы барлык балаларга “Мәдәни көндәлек” тапшырылды
Опубликовано: 12.11.2014
Быел Татарстанда беренче сыйныфка укырга керүче барлык балалар ике көндәлеккә ия булачак – аларның берсе уку фәннәре буенча төп көндәлек булса, икенчесе “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” була.
Мәдәният елы кысаларында, 12 нче ноябрь көнендә “Мәдәни көндәлек” бүләк сыйфатында һәммә балага тапшырыла. Бу өр-яңа акция, без аны беренча тапкыр үткәрәбез.
Уку елы дәвамында көндәлектәге мәгълүмат ярдәмендә укучылар Татарстанның мәдәни объектлары белән танышачак, мәдәният учакларына барып кайткач, хатирәләрен, хис-кичерешләрен көндәлеккә язарга тиеш булачак. Ел азагында тутырылган көндәлекләргә бәйге үткәреләчәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә, моннан тыш, алар Казанга тантаналы чарага чакырылачак. “Минемчә, бу проект беренче сыйныф укучыларының да, аларның ата-аналарының күңеленә дә хуш киләчәк. Мәдәният елында бу нәтиҗәле, файдалы акция булыр дип уйлыйм”, - дип фикерен җиткерде ТР Президенты ярдәмчесе Т. Ларионова.
Источник: МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ"
К списку новостей











