Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
| E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 259 учащихся |
| У нас учат: | 21педагог |
Все школьные новости
Мәктәптә президент сайладылар.
Опубликовано: 02.10.2014Мәктәптә президент сайладылар.
Узган якшәмбе, бердәм сайлау көнендә мәктәбебездә укучылар өчен дә бик мөһим вакыйга булды, мәктәптә президент сайладылар. Укучылар арасында мәктәп президенты сайлау традициясе күптәннән килә.Җәмәгать эшләрендә актив булудан тыш, булачак президент мәктәп тормышын тагын да яхшырак, кызыклырак итү өчен үз программасын төзергә тиеш. Быелгы сайлаулар шунысы белән дә үзенчәлекле: элек президент югары сыйныфлар арасыннан гына сайланса, быел кандидатлар арасында 7нчедән (Шайхутдинов Тимерхан) катнашты.
— Сайлау алды кампаниясе ничек үтте? — дип кызыксынам яңа сайланган президенттан.
— Безнең арада кызу ярыш барды, көндәшләр бик көчле булып чыкты. Һәркайсыбыз үз программасын тәкъдим итәргә, аңа ирешү юлларын күрсәтергә, сайлаучыларны үз көченә ышандырырга тиеш иде. Минем проект күпчелек тавышны җыйды һәм сайлауларда җиңеп чыктым, — ди Бакиров Булат
— Мәктәп тормышына, башкалардан аермалы буларак, ниндирәк яңалыклар кертергә җыенасың?
— Мәктәбебезнең КВН командасын булдырасым килә. Бездә актив, сүзгә оста кызлар-малайлар күп.
— Ә президентның эш графигында уку каралганмы соң?
— Әлбәттә, уку минем өчен һәрчак беренче планда булачак, — дип елмая мәктәп президенты.
Яшьтәшләрең тормышына яхшы үзгәрешләр керт, мәктәптә һәрчак тынычлык һәм тәртип булсын, Булат!
Оештыручы педагог Динә Сөләймановна
Источник: МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ"
К списку новостей











