Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
| E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 259 учащихся |
| У нас учат: | 21педагог |
Все школьные новости
“Көзге бал”
Опубликовано: 24.10.2011
19 нчы октябрь көнне 9-11 нче сыйныф укучылары өчен “Көзге бал” үткәрелде. Һәм бу елны аның тематикасы үзенчәлекле иде. Һәрбер сыйныфка 20 нче гасырның берәр дистәлеге бирелде. Шулай итеп, 9 нчы сыйныф – 50 нче, 10 нчы сыйныф – 70 нче һәм 11 нче сыйныф 80 нче елларда булган кием стилен, көндәлек тормышны, җырлар, биюләрне күрсәтергә тиеш булдылар. Шуңа да без үз кичәбезне “Ретро көз” диеп атарга булдык. Парлар үзләренең матур һәм үз дистәлекләренә хас булган киемнәр белән кунакларны да, жюри агзаларын да шаккатырдылар. Кызлар озын итәкле матур күлмәкләр кигән булсалар, егетләр сәхнә алдында искиткеч костюмнарда чыктылар. Беренчедән, жюри агзалары өй эшләрен тыңлап чыктылар. Өй эше ике өлештән торды: беренчесе, костюмнарны презентацияләү. Аларның үзәнчелекләрен ассызыклап үтү. Икенчесе, шул чорда хас булган җыр, яисә бию, яисә берәр теартраль күренеш. Һәрбер пар үзләренең чын осталыкларын күрсәттеләр.
Кичәнең икенче яртысында парлар биремнәр үтәделәр. Беренче бирем, ул көзге яфраклардан гербарий төзү иде. Һәрбер пар үз композициясенә исем бирде һәм презенацияләде.
Икенче бирем интеллектуаль яктан сынап карады. Һәрбер парга көзге яфраклар бирелде. Һәрбер яфракта мәкальнең башы яисә ахыры язылган иде. Төп бирем – мәкальне кыска вакыт эчендә дөрес итеп тоташтырырга.
Өченче бирем – иҗади бирем иде. Һәрбер парга сүзләр бирелде. Шушы сүзләрне кулланып, укучылар дүртьюллы шигырь уйлап чыгардылар.
Жюри агзалары нәтиҗә чыгарганнан соң, җиңүчеләр билгеле булды. Ул 10 нчы сыйныф укучылары Гараев Азат һәм Шигапова Алина. Алар “Мистер һәм Мисс Осень” номинациясендә җиңеп чыктылар.
11 нче сыйныф укучылры Гайсин Булат һәм Зарипова Айгөл “Иң сөйкемле пар” номинациясенә лаек булдылар. Һәм 9 нчы сыйныф укучылары “Иң интеллектуаль пар” номинациясендә җиңделәр.
Бар катнашучыларны да уңышлы нәтиҗәләр белән тәбрик итәбез.
К списку новостей











