Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 275 учащихся |
У нас учат: | 23 педагога |
Все школьные новости
«Математика - фәннәр патшасы” фәнни-гамәли конференциясе
Опубликовано: 16.05.2014Республикабызда яңа уку елын "Математика елы” дип игълан иттеләр. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, ул мәктәп укучыларын Бердәм дәүләт имтиханнары белән кызыксындыру, аның нәтиҗәләрен яхшырту максатыннан эшләнде. Шулай ук, илебездә инженерлар, техник хезмәткәрләр җитмәү дә моңа сәбәп булып тора.
2014 нче елның 16 нче маенда мәктәбтә «Математика - фәннәр патшасы” фәнни-гамәли конференциясе үтте. Конференциядә укучылар «Математик көч сынашу», «Математик викторина» ярышларында көч сынаштылар, чыгышлар ясадылар. Конференцияне математика укытучысы Шәмсиева Рузалия Мәхмүтовна үткәрде.
“Бүген еш кына хәзерге заман кешесенә математика нәрсәгә кирәк, компьютерлар һәм калькуляторлар математиканың мөһимлеген киметә, шуңа күрә аны өйрәнүнең әһәмияте юк, дигән сүзләр ишетергә туры килә. Әмма бу фәнне өйрәнүнең үз бурычлары бар. Күңелдән арифметик исәп-хисап ясау логик фикерләүне үстерергә булыша. Шуңа күрә, математика безгә дөрес фикерләргә, акыл эшчәнлегебезне стимуллаштырырга ярдәм итә”, диде Рузалия Мәхмүтовна үзенең чыгышында.
Источник: МБОУ "СОШ № 16 ЗМР РТ"
К списку новостей