• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Зеленодольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района РТ"/ «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9
Телефон: +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04
E-Mail: Shkola.16@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ"
Руководитель: Сайфутдинов Рустам Равилевич
Год основания учреждения: 1996
У нас учатся: 275 учащихся
У нас учат: 23 педагога

Все школьные новости

Акция “Мин татарча сөйләшәм!”.

Опубликовано: 20.03.2014

АкцияМин татарча сөйләшәм!”.

     Безнең телебез - матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетердең исә, халкыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф-гадәтләре дә  бетә. Безнең бурыч - халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш  - милләт өчен көрәш ул.

             Ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү, татар теленең матурлыгын тоярга өйрәтү максатыннан   мәктәбебез “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә  бик теләп кушылды. Акциянең төп бурычы – халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшергә өндәү, кибетләрдә, урамда, китапханәләрдә, транспортта һәм төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү. Укучыларда татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә кызыксыну уяту, талантлы яшьләрне барлау, иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү, милли үзаң тәрбияләү.

   Акция барышында “Иң татлы тел-туган тел”, “Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел”, “Туган телем-татар теле”, “Нәүрүз бәйрәме”  исемле чаралар барыбызны да тылсымлы тел дөньясына алып керде, тапкыр сүзләр белән матур сөйләргә, җор телле булырга, телебезнең байлыгын, хикмәтен аңларга ярдәм итте. “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең йомгаклау этабында мәктәп укучылары арасында үткәрелгән әңгәмәләрдән күренгәнчә: укучыларга акциядә катнашу бик ошаган. Бигрәк тә һәр укучының үзе ясаган логотипны күкрәгенә тагып йөрүе.

            “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә 16 нчы мәктәп укытучылары, укучылары һәм Яшел Үзән шәһәре халкы: студентлар, галимнәр, сатучылар һәм сатып алучылар, үтеп баручылар, пассажирлар, көнкүреш хезмәтен күрсәтүчеләр, машина йөртүчеләр һ.б. катнашты.

16нчы мәктәп педагог-оештыручысы  Садриева Динә Сөләйман кызы



Источник: МБОУ «Средняя общеобразовательная школа № 16 с углубленным изучением отдельных предметов» Зеленодольского муниципального района РТ

К списку новостей