Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 275 учащихся |
У нас учат: | 23 педагога |
Все школьные новости
«Иң яхшы сыйныф җитәкчесе»
Опубликовано: 17.02.2014Бүген 3нче гимназиядә «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе» номинациясендә муниципаль тур ярышлары узды. Бу мәртәбәле исемгә Яшел Үзән шәһәреннән һәм районыннан 14 мөгаллим дәгъва иткән иде. Безнең мәктәпнең йөзен Шавалиева Алия Нурулловна яклады. Аларга 2 сайлап алу туры аша узарга туры килгән. Иҗат лабораторияләрен, үз тәрбия концепцияләрен, сыйныфтан тыш чараларын тәкъдим иткән педагоглар арасыннан таләпчән жюрига тәкъдим иткән. Бүген 3нче гимназия сәхнәсенә үзләренең һөнәри осталыкларын исбатларга чыккан бу гүзәл затларны сыйныф җитәкчесе генә дип атау аз. Аларны сыйныф әнисе дип атау дөресрәк булыр иде. Төрле характердагы балаларның күңеленә ачкыч табу өчен педагоглык таланты, психолог булу өстенә, аналарча кайгырта белү дә кирәк. Бала күңелен битарафлыктан саклау, җаваплылык – бу Алия Нурулловнаның тормыш девизы. Конкурсантларга бүген осталыкларын 2 конкурста күрсәтергә туры килде. Алар үзләренең визит карточкасын барлык фантазияләрен эшкә җигеп тәкъдим итте һәм «Минем шөгылем» дигән иҗади конкурста катнашты.
Источник: МБОУ «Средняя общеобразовательная школа № 16 с углубленным изучением отдельных предметов» Зеленодольского муниципального района РТ
К списку новостей