Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 275 учащихся |
У нас учат: | 23 педагога |
Все школьные новости
“Әфган көле” - йөрәгемә кага
Опубликовано: 13.02.2014
Мшктәптә 13нче февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 25 ел тулуга багышланган кичә узды. Кичәнең максаты: Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнтенрәк таныштыру, Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Еллар узган саен, канлы вакыйгалар ерагая, истәлекләр тоныклана барса да, әле һаман да “Әфганстан” сүзе газиз уллары таш-кыялар арасында башын салган бик күп аналарның җаннарын тетрәндерә, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләребезнең яраларын кузгата, беркем өчен дә кирәк булмаган бу сугыш әниләрне бик иртә картайтты.
Әфган сугышы еллар кочагына күмелә бара. Ул ХХ гасырның иң озакка сузылган, канкойгыч, трагик сугышларының берсе булды. Сугыш 9 ел 1 ай 19 көнгә сузылды. Советлар Союзы өчен ул, Бөек Ватан сугышы тәмамланып 34 ел узганнан соң, иң соңгысы булды. Бу игълан ителмәгән сугышны ничек кенә атамадылар: басып алу, террорчылык, яшертен сугыш дип тә, локаль хәрби каршылык яисә интернациональ хәрби акция дип тә йөрттеләр. Тарихчылар һаман да аның каршылыклы характерына төшенеп бетә алмый.
Садриева Д.С.
Источник: МБОУ «Средняя общеобразовательная школа № 16 с углубленным изучением отдельных предметов» Зеленодольского муниципального района РТ
К списку новостей