Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 275 учащихся |
У нас учат: | 23 педагога |
Все школьные новости
Умарта
Опубликовано: 11.02.201411нче февраль көнне мәктәптә төрле һөнәр ияләре белән очрашу кысасында умартачы һөнәренең остасы Фәйзуллина Әминә Хәким кызының укучылар белән очрашу булды.
Умартачылык эше белән шөгыльләнү нәселдән килә, диләр. Бу, мөгаен, шулайдыр. Югыйсә, “Без умартачылар нәселеннән”, – дип алар белән горурланмас идее,- “21нче ачлык елында бал кортлары минем бабаларымны ачлыктан коткарып калган.”
- Мин гомерем буе шушы эш белән шөгыльләнәм. Бу эш, бик мәшәкатьле булса да, мавыктыргыч. Кеше шуның белән бер мәртәбә генә шөгыльләнеп караса да, бүтәнчә тыела алмый инде.
Мин безнең һава шартларына туры килүче карпат нәселен тотам. Бал кортларының тормышы турында сәгатьләр буе сөйләсәң дә, сүзләр бетмәс, әллә ниләр турында сөйләп булыр иде. Алар бит бик тә уңганнар, эшчәннәр һәм төгәллекне яраталар. Бал кортлары үзләренчә ниндидер программага, тәртипкә буйсынып яши төсле тоела миңа. Алар янында йөрүнең дә исәнлеккә файдасы бар. Мәсәлән, прополистан гына да күпме дарулар ясап була! Ә балның шифасы турында кешелек дөньясы, һаман өйрәнә әле.
Бүгенге көндә чәчкә серкәсе, кәрәз, балавыз аеруча күп кулланышта. Хәтта үлгән бал кортларыннан да дару ясап була, - дип үз һөнәре белән таныштырды Әминә ханым Файзуллина.
Лаеклы ялда булуына карамастан, Әминә ханым очрашуга ныклап әзерләнеп, умартачы коралларын, хәтта умарта оясын да укучыларга күрсәтергә алып килгән иде. Ә очрашуның азагында укучыларга һәм укытучыларга күчтәнәч итеп кәрәзле бал биреп калдырды.
Дөрестән дә, уңган кеше генә умартачы була аладыр ул.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары С.Г.Бикмөхәммәтова
Источник: МБОУ «Средняя общеобразовательная школа № 16 с углубленным изучением отдельных предметов» Зеленодольского муниципального района РТ
К списку новостей