• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Зеленодольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района РТ"/ «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9
Телефон: +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04
E-Mail: Shkola.16@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ"
Руководитель: Сайфутдинов Рустам Равилевич
Год основания учреждения: 1996
У нас учатся: 275 учащихся
У нас учат: 23 педагога

Все школьные новости

16нчы мәктәпкә - 17 ел тулды.

Опубликовано: 05.12.2013

16нчы мәктәпкә - 17 ел тулды.

     Мәктәп тормышы... әлеге сүзләр үз эченә күп төрле мәгънә туплаган. Бу  күп кырлы һәм катлаулы процесс. Мәктәп, гаилә һәм җәмгыять бергә эшләгәндә генә заман таләпләренә җавап бирерлек, тормыш авырлыкларын җиңә алырлык, үз максатына ирешә алырдай шәхес тәрбияли алачак. Тәрбия мәгарифнең мөһим һәм аерылгысыз бер юнәлеше. Ул яшь буынның үсеш мөмкинлеген киңәйтергә һәм тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче әхлакый һәм мәдәни йогынты ясау чарасы да булып тора.

  Шуңа күрә без мәктәбебездә зур оешканлык белән традицион бәйрәмнәр, юбилей-кичәләре, кызыклы очрашулар үткәрергә тырышабыз.

       Әле  күптән түгел генә мәктәбебезнең 17 еллык туган көнен билгеләп үттек. Укучылар аңа бер ай ныклап әзерләнделәр: мәктәп бизәлде, бәйрәм  программасы  буенча һәр класс ясалган чыгышларында мәктәп яки уку темасына төрле номерлар тәкьдим итте.    Бәйрәм матур биюләр, күңелле җырлар белән үрелеп барды . 6 сыйныф укучылары (укытучысы Шавалиева А.Н.) инглиз телендә “Унике ай” әкиятен сәхнәләштерделәр, без барыбыз да  андагы  геройлар  белән  сихри дөньяда  йөрдек. Бию түгәрәге җитәкчесе Шигапова Г.С. өйрәткән татар халык биюләрен (10 сыйныф), “Каз канатын”(7 сыйныф), “Буги-Вуги”ларны  залда утыручылар сокланып карады. Җырга осталыгын Садриева К., Зинатуллина В. (10 сыйныф), укытучы Алиев Ш.К. һәм концерта катнашкан профессинал җырчы  әниебез Мухутдинова Лилия Гомәр кызы күрсәттеләр.

       Шулай ук бу бәйрәмдә традиция буенча түбәндәге номинацияләргә: “Ел укучысы” (Шайхутдинов Т. 6 сыйныф), “Популяр укучы” (Бакиров Б. 10 сыйныф), “Йөрәгемне балаларга бирәм” (Садриева Д.С.) “Ел укытучысы” (Шамсиева Р.М.), “Популяр укытучы” (Закирова А.Н.) нәтиҗә ясала.

Педагог-оештыручы Садриева Д.С.

Эш тел. 3-75-04  


Источник: МБОУ "СОШ № 16 ЗМР РТ"

К списку новостей