• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Зеленодольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района РТ"/ «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9
Телефон: +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04
E-Mail: Shkola.16@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ"
Руководитель: Сайфутдинов Рустам Равилевич
Год основания учреждения: 1996
У нас учатся: 275 учащихся
У нас учат: 23 педагога

Все школьные новости

Бер күрешү – үзе бер гомер

Опубликовано: 22.11.2013

Бер күрешү – үзе бер гомер

      Һәр төбәк, һәр як үзенең    танылган шәхесләре белән билгеле. Безнең Яшел Үзәнебез – дөньяга Каюм Насыйрилары, тамырлары белән бәйләнгән Р.Фәхретдиннәре, Ф. Шәфигуллиннары һәм А.Шамовлары, Азат Вергазовлары белән билгеле төбәк. Шул төбәкнең уңдырышлы туфрагында туып, шуннан яшәү һәм илһәм чыганагы алучы, бар кешеләрне дә эчкерсез ярата белүче, Мулла Иле мәктәбендә 45 ел буе берөзлексез ихлас күңелдән хезмәт куючы, танылган шагыйрь, публицист, мөхтәрәм аксакалыбыз Равил Гарәф улы Сәйфетдинов белән  22 нче ноябрь көнне шәһәребезнең  аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы урта мәктәбендә җылы очрашу  булып узды.  Кичәдә Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдәрова,  Яшел Үзән милли-мәдәни үзәгенең һәм “Тукай фонды”ның җитәкчесе Клара Мәрдан кызы Филиппова, журналист, шагыйрь Александр Сергеевич Филиппов, Яшел Үзән  муниципаль районы Мәгариф идарәсе баш белгече Рәйхан Абдулла кызы Мостафина, ”Яшел Үзән” газетасы хәбәрчесе, журналист Әлифел Таразова, Яшел Үзән телевидениесе хәбәрчесе Рузия Дәүләтшина һәм Ф.Шәфигуллин исемендәге милли китапханә хезмәткәре Хәкимова Фәния Габделбәр кызы катнашты.“Туган як моңнары” дигән әлеге әдәби-иҗат кичәсенә шәһәребез һәм районыбызның күренекле  шәхесләре, мәктәпләрдән татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм кадерле укучылар җыелган иде. “Мәңгелеккә килдем дип казган, иртәгә үләм дип гыйбадәт кыл”, - дигән сүзләре аның бар томыш асылына, яшәешенә һәм тоткан кыйбласына туры килә. Ару-талуны белми тырышып хезмәт итү аңа бәхет, кадер-хөрмәт, халыкның чиксез мәхәббәтен биргән. Ул коеп куйган укытучы, телебез һәм әдәбиятыбыз сагында  бүген дә уяу торучы зыялы шәхес. Саллы фикер, сәнгатьле сөйләм,нәфис сүз осталыгына ия зат ул. Юкка гына аны Илдар Юзеев “Мөгаллим дә, шагыйрь дә булган сәләтле шәхес” димәгәндер.

    Равил ага – олы иманлы, олы йөрәкле, күңеле  изгелек һәм үгет-нәсыйхәт белән тулы аксакал зат. 2005 нче елдан  Мулла Иле авылында имам-хатыйп вазифаларын башкара. Халыкның рухи-әхлакый халәте һәм киләчәге өчен җан атып яши ул бүген дә.

    Күңелләрне җилкетерлек бию, җырлар белән үрелеп барган әлеге кичә бәйге төсен дә алды. Р.Сәйфетдинов үзенең тормыш юлы турында һәм шигырьләрен ихлас күңеленнән һәм  шулкадәрле ләззәт белән сөйләде! Кунаклар һәм балалар аның фикер байлыгына, сөйләм  сафлыгына, телебезнең аһәңен оста ирештерүенә таң калдылар. Укучылар үзләрен шигърият диңгезендә йөзгән кебек хис иттеләр.                                                                  

Гайсина Суфия Искәндәр кызы, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Источник: МБОУ "СОШ № 16 ЗМР РТ"

К списку новостей