Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 260 учащихся |
У нас учат: | 23 педагога |
Все школьные новости
Мәктәптә корбан ашы.
Опубликовано: 30.10.2013Мәктәптә корбан ашы.
Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала.
Шулай итеп, 16 нчы мәктәптә, бүген, милли йолаларыбыз, бәйрәмнәребез милли хисләр формалашуда, милли горурлык тәрбияләүдә багышланган корбан мәҗлесләре оештырылды. Корбан ите Яшел Үзән шәһәр һәм район мөхтәсибәт идарәсе тарафыннан тапшырылды. Максатыбыз бер, балалар гореф-гадәтне белеп үсәргә тиеш. Аңа омтылырга тиеш. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йола, бәйрәмнәре, әлбәттә инде, буш җирлектә тумаган, аны олылар белән берлектә балалар да беләргә тиеш. Алар арасында елның төрле вакытларына, дини йолаларга, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле барлыкка килгәннәре дә бар. Татар халкы ислам дине белән бәйле бик күп дини бәйрәмнәрне дә олылап үткәрә. Аларның иң зурлары: Ураза гаете һәм Корбан гаете бәйрәмнәре.
Мәҗлес башланганчы актлар залында Габделхәмит хәзрәт балаларга үзенең тәрбия буенча үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде , шулай ук дога укый белүче укучылар да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, Коръән аятъләре укыдылар. Балалар белән бергә сыйныфны җитәкләүче укытучылар, мәктәпнең башка хезмәткәрләре катнаштылар, даими кунакларыбыз - әбиләребез корбан ашыннан авыз иттеләр. Әлеге корбан мәҗлесләре барысының да күңелләренә хуш килде дип уйлыйм.
Источник: МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ"
К списку новостей