Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
| E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 259 учащихся |
| У нас учат: | 21педагог |
Все школьные новости
“Тукай – безнең шигъри кыябыз, Ә тормышта – рухи кыйблабыз”.
Опубликовано: 24.04.2011Һәр елны Тукайның туган көнен зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Бу көнне мәктәбебездә чын мәгънәсендә бәйрәм була. 26 апрель кергән атна бездә «Туган тел атналыгы» буларак уза. Бик матур чаралар үткәрәбез. Башлангыч сыйныфлар Тукай әкиятләрен сәхнәләштерә, костюмнар тегә, кечкенә Апушның балачагы белән бәйле тәрбия сәгатьләре үтә. Урта звено укучылар сәнгатьле уку кичәсендә Тукай шигырьләрен сөйли, әкиятләренә иллюстрацияләр ясый. Югары сыйныф укучылары белән Тукай әсәрләре буенча китап укучылар конференциясе, ачык дәресләр үтә.
Традиция буенча тугызынчы сыйныф укучылары Казанга – Шигырь бәйрәменә алып барачак.
Тукай бүген дә халкы белән яши. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне эретеп торучы мәңгелек Кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Әйе, шагыйрь Нияз Акмал язганча,
Мең яшәгән картка килгән кебек
Киләчәкләр әле Тукайга.
К списку новостей











