Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 275 учащихся |
У нас учат: | 23 педагога |
Все школьные новости
“Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр”…
Опубликовано: 21.02.2022Тормышта кешене бөтен гомере буена озата баручы аерылгысыз төшенчәләр була. Шуларның берсе - туган тел. Ул кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. Күңел байлыгы җанга телебез аша иңә. Әгәр син үз телеңне белмәсәң, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Туган телгә карата битарафлык үз халкыңның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булу дигән сүз.
21 нче февраль – Халыкара туган телләр көне уңаеннан 5, 8 нче сыйныф укучылары өчен “Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр” дигән дәрес-диспут үткәрелде. Укучылар татар теленең аһәңле, бай тарихлы тел булуы турында үзләре өйрәнгән материаллары белән уртаклаштылар; тел галимнәре, халкыбызның күренекле шәхесләре турында бик эчтәлекле мәгълүмат белән таныштылар. Туган телебезгә багышланган шигырьләрне сәнгатьле, үтемле итеп башкарулары чараның әһәмиятен тагын да арттырды.
Чараның икенче өлешендә “Татар галәме” исемле видеофильм тәэсирендә укучылар белән әңгәмә-диспут оештырылды. Балаларның “Туган телебезнең язмышына синең мөнәсәбәтең нинди?, “Гаиләнең телебезгә йогынтысы”, “Телнең бала язмышындагы роле” кебек юнәлештәге сорауларга, үз тормышлары белән бәйләп, тулы җаваплар бирүләре тагын да сөендерде. Укучылар “Туган телебезне онытсак, тарихыбызны, тамырларыбызны, балачакта кичергән сөенечләребезне онытачакбыз”, дигән фикерләрен әйттеләр. Шулай итеп, балалар бүгенге чарада туган телебезнең язмышына битараф булмаганлыкларын тагын бер мәртәбә ассызыкладылар. Бу – бик тә куанычлы күренеш. Чөнки туган теле белән горурланып яшәгән бала, hичшиксез, бәхетле кеше булачак!
Источник: МБОУ "СОШ № 16 ЗМР РТ"
К списку новостей