• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Зеленодольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района РТ"/ «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9
Телефон: +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04
E-Mail: Shkola.16@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ"
Руководитель: Сайфутдинов Рустам Равилевич
Год основания учреждения: 1996
У нас учатся: 275 учащихся
У нас учат: 23 педагога

Все школьные новости

“II муниципаль Равил Сәйфетдинов укулары” исемле бәйге

Опубликовано: 15.12.2021

      Һәр төбәк, һәр як үзенең    танылган шәхесләре белән билгеле. Безнең Яшел Үзәнебез – дөньяга Каюм Насыйри, Риза Фәхретдин, Фаил Шәфигуллин һәм Афзал Шамов, Азат Вергазовлары белән билгеле төбәк. Сигез гасырлык чал тарихы булган, Баһаветдин Вәисиләрне биргән  Мулла Иле авылының изге  уңдырышлы туфрагында туып, шуннан яшәү һәм илһам чыганагы алучы, бар кешеләрне дә эчкерсез ярата белүче танылган шагыйрь, публицист, мөхтәрәм аксакалыбыз Равил Гарәф улы Сәйфетдинов бөтен районыбызның да күренекле шәхесе иде.  Ул Мулла иле авылы мәктәбендә 45 ел буе укытучы, шуның 29 елын директор булып эшләгән; 2005 нче елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр авылы мәчетенең имам-хатыйбы  вазыйфаларын башкарган. Аның иҗатына үз вакытында Х.Туфан, И.Юзеев кебек танылган татар шагыйрьләре дә югары бәя биргәннәр:“Мөгаллим дә, шагыйрь дә булган сәләтле шәхес” (И.Юзеев),“Шигырь Мәҗнүне. Шагыйрь, мулла-укытучы.” (Т.Галиуллин)

       Якташыбызның директорлык һөнәрен дәвам итеп, бүгенге көндә 16 нчы мәктәп  белән аның  улы Рөстәм Равил улы Сәйфетдинов җитәкчелек итә. 14 нче декабрьдә мәктәбебездә укытучы, шагыйрь якташыбыз иҗатына багышланган “II муниципаль Равил Сәйфетдинов укулары” исемле  бәйге узды. Бәйгегә шәһәр һәм районыбыз мәктәпләреннән онлайн форматта 39 эш кабул ителгән иде. Тантаналы чарада актлар залында 23 укучы иҗади көчләрен сынаштылар.  Укучыларның чыгышларын мәртәбәле казыйлар бәяләде һәм урыннар билгеләде.

    Күңелләрне җилкетерлек бию, җырлар белән үрелеп барган әлеге  бәйге кичә төсен дә алды. Укучылар Равил абый Сәйфетдиновның шигырьләрен

 ихлас күңелдән һәм   ләззәт белән сөйләделәр; үзләрен шигърият диңгезендә йөзгән кебек хис иттеләр. Аның әсәрләре буенча язылган рәсемнәр искиткеч  зәвык белән башкарылган иде. 

          Шушы чара белән  2021 нче ел – Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына йомгак ясалды. Туган телебезнең аһәңен,  сафлыгын пропагандалауда  нәкъ менә шундый чаралар  мөһим дәлил булып тора.

   Якташыбыз Равил Сәйфетдинов язып калдырган  “Мәңгелеккә килдем дип казган, иртәгә үләм дип гыйбадәт кыл”, - дигән сүзләрдәгечә, без туган телебез һәм милләтебез файдасына алга таба да зур эшләр башкарырга әзер!


Источник: МБОУ "СОШ № 16 ЗМР РТ"

К списку новостей