Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 275 учащихся |
У нас учат: | 23 педагога |
Все школьные новости
Мәктәп музее ачу/Открытие музея школы
Опубликовано: 14.12.2021 10 нчы декабрьда мәктәбебездә тагын бер зур вакыйга булды: мәктәптә тарих музее тантаналы ачылды. Ачу тантанасында район мәгариф идарәсе белгече Салахова Роза Абраровна катнашты һәм мәктәпнең үз музеен булдыру кебек үтә җитди һәм мөһим эшен югары бәяләде.
-Хәтере, тарихы барның гына иртәгәсе бар. Үз музеегызны булдыру мәктәп өчен генә түгел, балаларыгызда, оныкларыгызда сезнең - әти-бабаларының, хезмәте белән горурлану, аларда ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә дә бик кирәкле эш, - диде ул.
Мәктәп музейларының үзләренә генә хас үзенчәлекләре бар. Беренчедән, алар укыту-тәрбия учагына әверелә, чөнки барлык җыелган материал укучыларның һәм укытучыларның үз куллары белән тәртипкә китерелгән һәм алар дәресләрдә бик кадерле, кызыклы күрсәтмәлелек ролен үти. Икенчедән, музей эшчәнлеге үзе үк укучылар үзидарәсенең эшчәнлегенә әверелә, аларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарта. Өченчедән, мәктәп музее ул – тарихи әйберләр туплау урыны гына түгел, ә фәнни-педагогик эшчәнлек алып бару урыны да.
Источник: МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ"
К списку новостей