Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 275 учащихся |
У нас учат: | 23 педагога |
Все школьные новости
Юбилеең белән мәктәбебез!/С юбилеем, школа!
Опубликовано: 10.12.2021Бүген (10 нчы декабрьда) мәктәбебез үзенең 25 еллык юбилеен бәйрәм итте. Без, бергәләп үткән юлларыбызны искә төшердек, чыгарылыш укучылары сыйныфташлары белән күреште, бер-беребезгә, туган мәктәбебезгә изге теләкләребезне җиткердек! Мәктәп һәрбер кеше өчен иң изге, иң кадерле урын, шунлыктан һәркем аңа теләп кайта, ә туган мәктәп һәркемне сөенеп, көтеп каршы ала.
Мәктәп - безнең өчен иң газиз, иң кадерле йорт. Менә аның да 25 еллык, чирек гасырлык тарихы бар. Шушы вакыт эчендә бу мәктәптән 700 ләп бала белем алып чыккан. Мәктәбебез күпме уңышларга ирешкән... Күпме истәлекле вакыйгалар булган... Болар барысы да кадерле укытучыларыбызның намуслы хезмәте нәтиҗәләре. Юбилей тантанасында район мәгариф идарәсе белгече Салахова Роза Абраровна һәм мәгариф идарәсе профком рәисе Копвиллем Наилә Нургаязовна коллегаларын, кунакларны бәйрәм белән котладылар, район башлыгы һәм Профсоюз рескомы исеменнән барлык мөгаллимнәргә Рәхмәт хатлары, грамоталар тапшырдылар. Бәйрәм танатанасына элеккеге директорыбыз Чибинова Н.В., Газеева А.С., ветеран укытучыларыбыз Шавалиева А.Н., Шәмсиева Р.М. , Алиев Ш.К., Хәмидуллина С.В.бәйрәмнең күрке булып килгәннәр иде. Тантананы Шакирова Алия һәм Адилә Халилова алып барды, Гайсин Айнур искиткеч җырлары белән кунакларның күңелен күтәрде. Низамов Марат җитәкләгән ансамбль уены бәйрәмгә ямь өстәде. Һәрберегеәгә зур рәхмәтләр әйтәсе килә, сездән башка бәйрәм мондый матур булмас иде!
Источник: МБОУ "СОШ № 16 ЗМР РТ"
К списку новостей