• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Зеленодольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района РТ"/ «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9
Телефон: +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04
E-Mail: Shkola.16@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ"
Руководитель: Сайфутдинов Рустам Равилевич
Год основания учреждения: 1996
У нас учатся: 259 учащихся
У нас учат: 21педагог

Все школьные новости

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе

Опубликовано: 04.04.2011

 

    Акция ике ел элек үткәрелә башлады. Аның инициаторлары – татар галимнәре һәм зыялылары оештырган “Үзебез” креатив яңа буын хәрәкәте. Әлеге хәрәкәтнең эш юнәлешләренең берсе татар яшьләренең шәһәр мәдәниятен өйрәнү һәм аның кулланылыш даирәсен киңәйтә.
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең максаты – татар теленең кулланылыш даирәсе тарайган шартларда яшьләрне татар телендә аралашырга чакыру.
  Без д
ә, ягъни Яшел Үзән шәһәренең  16 нчы аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерү урта гомуми белем бирү мәктәбе бик теләп бу акциягә кушылдык. 4нче апрельдә бәйрәмчә бизәлгән актлар залында түбәндәге игъланны элеп куйдык.

Хөрмәтле укытучылар

һәм укучылар!

Бүген, 4нче апрельдә сәг 12.00 Актлар залында

"Мин татарча сөйләшәм"      

                  акциясе уздырыла.

Рәхим итегез!

 

Акциягә килгән кунаклар, 6-11 сыйныф укучылары, барлык укытучылар катнашты.

Теле барның юлы бар...



        4нче апрельдә Яшел Үзән шәһәренең 16нчы гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында “Телебез: бүгенге вәзгыять һәм проблемалар.” темасына югары сыйныфлар катнашында ачыктан-ачык сөйләшү үткәрелде. Әлеге чарага Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы каршындагы Бөтенроссия “Гаилә фонды” җитәкчесе Гайфуллина Миләүшә Хафиз кызы, Яшел Үзән шәһәренең “Үзәк” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин; Яшел Үзән гәҗите журналисты Гаязова Алия Рафаэль кызы, Яшел Үзән телевидениесе татарча тапшырулар редакциясе җитәкчесе Дәүләтшина Рузия Җәүдәт кызы чакырылды.  Кичәдә телебезнең язмышына кагылышлы бик күп проблемалар күтәрелеп, аларны чишү юллары эзләнелде. Эчкерсез сөйләшү барышында балалар катнаш никахлар, билингвизм, чит төбәкләрдә телнең ни дәрәҗәдә саклануы; татар мәктәпләренең киләчәгенә кагылышлы мәсьәләләргә тукталдылар.
         
Кичә интерактив формада алып барылды. Музыкаль номерлар һәм компьютер  презентацияләре белән баетыдлы.
         Ачыктан-ачык сөйләшүдән соң, укучылар Мирный бистәсендәге Ял паркына Флеш-мобка чыктылар. Урамдагы халыкка телебезнең язмышына битараф булмаска өндәүче листовкалар таратып, пропаганда эшен җәелдерделәр.
        “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында 3 нче апрельдә “Эссен” сәүдә үзәге каршында оештырылган җыенга мәктәбебез шулай ук зур әзерлек белән барды. Укучылар һәм укытучылар төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Чараларны оештыруда мәктәп администрациясе
һәм укытучыларга  тирән  рәхмәт белдерелә.

 



К списку новостей